Лилия Атлас кызы Мясоедова: сметчиклар ничек ялгышалар

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Электрика, элемтә, приборлар төзү, автоматлаштыру, җибәрү-көйләү эшләре – төзелеш яки икътисади белемгә ия булган күп кенә сметачиклар өчен аз танышлы предметлар.

НОРМАТИВ БАЗА ТУРЫНДА

Монтаж эшләренә карата локаль сметалар төзегәндә смета бәясен исәпләү өчен норматив база сыйфатында ГЭСНм-2001 дәүләт элемент смета нормалары һәм ФЕРм-2001 федераль берәмлек бәяләре кулланыла.

КАПИТАЛЬ РЕМОНТ ВАКЫТЫНДА СМЕТАЛАР ТӨЗҮ

Капиталь ремонт вакытында монтажга карата локаль сметалар төзү процессы демонтаж ясау чыгымнарын билгеләү белән бәйле. Монтажлаганда эретеп ябыштыру эшләре таләп ителми торган төзелеш мәйданына җыелган рәвештә китерелүче җиңел һәм габаритлы җиһазлар өчен монтаж эшләренә карата  нормаларга һәм бәяләргә бәйле рәвештә демонтаж өчен чыгымнар билгеләнә.

ЭЛЕКТРОМОНТАЖ ЭШЛӘРЕНӘ КАРАТА СМЕТАДАГЫ ЕШ ХАТАЛАР

Исәпкә алынган ресурсларны юкка чыгару белән смета нормаларына һәм бәяләргә төзәтмәләр кертү. 2016 елның 29 декабрендә чыккан 1028/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән расланган «Смета нормаларын куллану методикасы» 5.3 п. нигезендә, смета нормаларына төзәтмәләр кертелергә тиеш түгел.

ҖИБӘРҮ-КӨЙЛӘҮ ЭШЛӘРЕ

Җибәрү-көйләү эшләре, норматив документлар таләпләренә туры китерелеп, «Автоматлаштыру системалары» КҖ 77.13330.2016 8 нче кисәгендә күрсәтелгән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, җибәрү-көйләү эшләре – эш сәләтлелегенә карата аерым элементларны тикшерү түгел, тикшерү монтаж эшләре вакытында башкарыла. Монтажчыларның бурычы – төзек җиһазлар урнаштыру һәм аның эшкә сәләтлелеген тикшерү. Җибәрү-көйләү – техник документларда күрсәтелгән параметрларга кадәр төзәтү системасын җайга салу (ПД һәм ЭД стадияләре проекты бүлекләрендә язылган ҖКЭ карата программа һәм күрсәтмәләр). Бу таләпләр «Биналарның һәм корылмаларның иминлеге турында техник регламент» 2009 елның 30 декабрендә чыккан 384-ФЗ номерлы Федераль законның 34 статьясында күрсәтелгән.

СМЕТАДА ОЧРЫЙ ТОРГАН ЕШ ХАТАЛАР

Җибәрү-көйләү эшләренә карата смета документларын төзегәндә төп проблема – эшләрне җитештерү проектын исәпкә алып, заказ бирүче тарафыннан расланган эш документларының булмавы, расланган программаларның һәм җибәрү-көйләү эшләрен башкару графигының булмавы.

«Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналы, № 04/2019 (11), 49 бит

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International