Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 51 маддәсендәге 17 өлеше нигезендә төзелешкә рөхсәт бирү 4.4 п. каралган очракта таләп ителми: «0,6 МПа кадәр басым астында табигый газны транспортлау өчен билгеләнгән объектларны төзү, реконструкцияләү». Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 49 маддәсендәге 3 өлеше нигезендә капиталь төзелеш объектын төзү яки реконструкцияләү өчен төзелешкә рөхсәт алу таләп ителми торган очракта проект документларына экспертиза үткәрелми.
Моның турында тулырак мәгълүматны 2019 елның 01/2019 (8) номерлы I квартал «Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналының 36 – 43 битләрендә укыгыз.