Торак пунктлар урамнарын һәм юлларын шәһәр төзелеше ягыннан проектлаштыру кагыйдәләре расланды

2019 елның 1 марты, җомга

2019 елның 2 февраленнән 2018 елның 1 августында чыккан 474/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән «Торак пунктлар урамнары һәм юллары. Шәһәр төзелешен проектлаштыру кагыйдәләре» КҖ 396.1325800.2018 кагыйдәләренең яңа җыентыгы гамәлгә кертелде. Кагыйдәләр җыентыгы торак пунктларның яңа урамнарын һәм юлларын проектлаштыруга һәм гамәлдәгеләрен реконструкцияләүгә кагыла.

Торак пункт урамнары һәм юллары челтәрләрен проектлаштыруны түбәндәге әйберләр белән гамәлгә ашырырга кирәк:

  • торак пункт генераль планының транспорт бүлеге составында;
  • авыл җирлекләре, шәһәр округларының транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү программалары составында;
  • территорияләрне планлаштыру проектлары, шул исәптән урам-юл челтәренең бер яки берничә линияле объектын урнаштыруны күздә тоткан территорияләрне планлаштыру проектлары составында;
  • проект документларын эшләгәндә.

Документта торак пунктларның урам-юл челтәрен проектлаштыруга карата гомуми таләпләр, транспорт-планлаштыру каркасын формалаштыруга, төрле функциональ әһәмияттәге урам-юл челтәрен – торак төзелеш зоналарында, иҗтимагый-эшлекле, җитештерү һәм рекреацион зоналарда проектлаштыруга карата таләпләр бар. Шулай ук кагыйдәләр җыелмасы парковкаларны, велокоммуникацияләрне, тротуарларны, җәяүлеләр кичү юлларын һәм күперләрне проектлаштыру өлешендә нормаларны, урам-юл челтәре объектларының экологик куркынычсызлыгына карата таләпләрне билгели.

«Торак пунктлар урамнары һәм юллары. Шәһәр төзелешен проектлаштыру кагыйдәләре» кагыйдәләр җыелмасын раслау турында» 2018 елның 1 августында чыккан 474/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International