Смета эшләре буенча онлайн курслар: 24 сәгать, атнасына 7 көн, елына 365 көн

2018 елның 1 июне, җомга

Россия Федерациясе законнары белән төзелештә бәя кую һәм сметаны нормалаштыру буенча белгечләрнең квалификацион характеристикалары расланган («Җитәкчеләр, белгечләр һәм хезмәткәрләр вазыйфаларының Бердәм квалификацион белешмәсе раслануы турында» 2008 елның 23 апреленда чыккан 188 номерлы Россиянең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш Министрлыгы боерыгы), шулай ук профессиональ стандартларны мәҗбүри куллану билгеләнгән («РФ Хезмәт кодексына (ХК) һәм «РФ мәгариф турында» Федераль законына үзгәрешләр кертү турында» 2015 елның 2 маенда чыккан 122 номерлы Федераль законы нигезендә «Һөнәри стандарт раслануы турында» 2014 елның 27 ноябренда чыккан 943 номерлы РФ хезмәт һәм социаль яклау Министрлыгы боерыгы).

«Квалификациягә таләпләр» бүлекчәсендә инженер-сметчикларның, бәя кую һәм сметаны нормалаштыру бүлекләре башлыкларының квалификациясен арттыруга кагылышлы таләпләр нигезендә, түбәндәге эйберләр билгеләнде:

- хезмәттәге вазыйфаларны башкару өчен кирәкле булган эшченең һөнәри әзерлек дәрәҗәсе;

- квалификация арттыруны үтәргә таләпләр (кимендә 5 елга бер тапкыр);

- квалификацион аттестат булу.

«ПрофСтандарт» белем бирү үзәге сметчикларның тиешле профессиональ әзерлеген үткәрә. Укытуның өстенлекләреннән берсе булып Сезгә төзелештә бәя кую һәм сметаны нормалаштыру өлкәсендә норматив-хокукый җайга салуга кагылышлы, ә нәкъ менә смета бәясен билгеләүнең ресурс методына күчүе турында, бәя кую буенча федераль дәүләт мәгълүмати системасы эшенең төп аспектларына, эреләндерелгән төзелеш бәясе нормативларына, смета нормативларын эшләү кагыйдәләренә карата яңалыклар буенча белдерәчәк квалификацияле укытучылар составы тора:

- «Төзелештә бәя кую һәм сметаны нормалаштыру» квалификацияне арттыру курслары (1 баскыч - яңа гына керешүче сметчиклар һәм эш тәҗрибәсе булмаган сметчиклар өчен, 2 баскыч - эш тәҗрибәсе булган сметчиклар өчен) (кимендә 5 елга бер тапкыр). Укыту азагында 72 ак.сәг. квалификацияне арттыру турында таныклык бирелә.

- профессиональ аттестация (кимендә 5 елга бер тапкыр). Квалификацион имтиханны уңышлы тапшырган очракта билгеләнгән үрнәктәге квалификацион аттестат һәм смета документларын тәңгәлләштерү өчен исемле мөһер бирелә, аттестацияләнгән белгечләр реестры minstroy.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган.

- «Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы» һөнәри осталык конкурсы (ел саен үткәрелә). Теләсә нинди квалификация дәрәҗәсе булган белгеч катнашырга мөмкин. Җиңүче фирма алтын значогы белән бүләкләнә.

«ПрофСтандарт» белем бирү үзәге 1 июльдән башлап яңа гына керешүче сметчиклар өчен онлайн курслар ачып җибәрә. Укуның өстенлекләре:

Актуальлек

Безнең укыту курслары Сезгә кыска вакыт эчендә төзелештә бәя кую өлкәсендә барлык гамәлдәге законнар кагыйдәләре буенча сметалар төзергә өйрәнергә ярдәм итәчәк.

Консультацияләр

Сезгә бөтен укыту вакыты дәвамында сезне кызыксындырган сораулар бирү һәм җаваплар алу мөмкинлеге тәкъдим ителә. Сораулар һәм өй биремнәре шәхси кабинет аша кертелә.

Укыту форматы

Сезнең компьютерда яки кәрәзле телефонда булган укыту программасы Сезнең өчен уңайлы вакытта: 24 сәгать, атнасына 7 көн, елына 365 көн.

Документлар

Уку азагында билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне арттыру турында таныклык бирелә.

Безнең «Төзелештә бәя кую һәм сметаны нормалаштыру» программасы буенча квалификацияне арттыру курслары «Халык өчен хезмәтләр» номинациясендә «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы лауреаты дипломы белән күп тапкырлар бүләкләнде.

Дәресләр һәр тема буенча слайдлар белән алып барыла торган видеоязмалар форматында төзелгән. Һәр тема буенча укыту-методик материалны шәхси кабинетта карап булачак. Лекция азагында Сезгә өйрәнелгән теманы үзләштерү буенча практик эшне үтәү тәкъдим ителәчәк. Практик эшне үтәү мәҗбүри. Лектор Сезгә 24 сәгать эчендә дәреснең темасы буенча килеп туган сорауларга җавап бирә, практик эшне үтәү нәтиҗәләре буенча кире элемтәне тота.

Өстәмә мәгълүмат: + 7 (843) 253-75-49, info@proff-standart.ru, www.proff-standart.ru.

Смета курслары буенча видеороликны карарга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International