«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе астындагы «ПрофСтандарт» белем бирү үзәгендә түбәндәге яңа квалификацияне арттыру программалары буенча дистанцион укытулар старт алды:
1) «Оешма менеджменты» квалификацияне арттыру курслары нәтиҗәлелекне күтәрү өчен мөһим булган стратегик фикерләүне формалаштыруга ярдәм итә һәм оешма белән стратегик рәвештә идарә итүнең теоретик нигезләрен бирә. Менеджмент курслары яңа эшли башлаган менеджерларга да, стажлары булган җитәкчеләргә дә идарә итү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә реаль ярдәм күрсәтә ала. Практик дәресләрдә эштә куллану өчен стратегияләр вариантлары каралып үтә.
Максатчан аудитория: менеджмент өлкәсендә тәҗрибәсе булган һәм бу өлкәдә эшчәнлекне алып баручы белгечләр, менеджерлар һәм урта буын идарә итү җитәкчеләре.
Укыту формасы: дистанцион рәвештә (48 ак.сәг.).
2) «Персонал белән идарә итү» квалификацияне арттыру курслары персоналны сайлап алудан, аларның ияләшүеннән һәм мотивациясеннән, аларны бәяләүдән һәм үстерүдән башлап сезгә тиз арада персонал белән идарә итү процессын үзләштерергә, шулай ук сезнең оешма өчен яраклы персонал белән идарә итү системасын төзергә мөмкинлек бирәчәк. Чөнки оешманың нәтиҗәле эшенең нәтиҗәсе анда нинди хезмәткәрләр эшләвенә һәм персонал оптималь рәвештә үзенең хезмәт ресурсларын куллансын өчен нинди идарә карарлары кабул ителүенә бәйле.
Максатчан аудитория: кадрлар бүлеге җитәкчеләре, персонал буенча менеджерлар.
Укыту формасы: дистанцион рәвештә (72 ак.сәг.).
Бер тыңлаучыга катнашу бәясе: бер укыту курсы өчен 4 900 сум тәшкил итә (ӨКС салынмый).
Курсларны үткәрү урыны: «ПрофСтандарт» белем бирү үзәге, Казан шәһәре, Шуртыгина урамы, 22. (!) Укыту дистанцион рәвештә.
Укыту азагында билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне арттыру турында таныклык бирелә.
Өстәмә мәгълүмат: +7 (843) 253-75-49, 272-65-60, 8-96-00-43-43-44, info@proff-standart.ru, www.proff-standart.ru.
«Оешма менеджменты» укыту программасы
«Персонал белән идарә итү» укыту программасы