2017 ел бәя кую өлкәсендә сметчикларга бик күп үзгәрешләр китерде.
2017 елның 26 июлендә Россия Президенты төзелештә бәя кую системасын үзгәртеп коруга юнәлдерелгән «Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе закон актларының аерым нигезләмәләре үз көчләрен югалтуын тану турында»» 191-ФЗ номерлы законына кул куйды. Әлеге закон капиталь төзелеш объектларына инвестицияләрне (капитал салуларны) планлаштыру (нигезләү) өчен каралган, төзелеш продукциясенең егәрлек берәмлеген булдыру өчен кирәкле акчаларда ихтыяҗ күрсәткечен – төзелеш бәясенең эреләндерелгән нормативы төшенчәсен кертә.
Төзелеш бәясе нормативлары җыентыкларын куллануның төп өлкәсе – капитал салуларны планлаштыру этабында төзелешнең фаразланган (чик) бәясен нигезләү.
Татарстан Республикасында капитал салуларны планлаштыру стадиясендә төзелеш объектларының бәясен нигезләү буенча бурыч ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» Дәүләт автоном учреждениесенә йөкләнде.
Чик бәясен нигезләү максаты булып капитал салулар өчен җитәрлек төзелешнең бәясен дөрес итеп билгеләү тора. Моның турында тулырак мәгълүматны 2018 елның 02/2018 (5) номерлы II квартал «Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналының 38 – 39 битләрендә укыгыз.