«ПрофСтандарт» белем бирү үзәге проект-тикшеренү эшләренә сметалар төзү буенча укыту үткәрәчәк

2018 елның 7 августы, сишәмбе

2018 елның 23 августында «ПрофСтандарт» белем бирү үзәге «Адепт» компанияләр төркеме белән берлектә «Эшләрнең бәясен бәяләүдән чыгып проект һәм тикшеренү эшләренә сметалар төзү» темасына семинар оештыра.

Максатчан аудитория: проект институтларының икътисади, смета-шартнамә, план-финанс бүлекләре, төзелеш компанияләре, төзелеш-монтаж идарәсе, капиталь төзелеш бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре.

Семинарның лекторы: «Адепт» компанияләр төркеме директорының урынбасары Будруева Светлана Вячеслав кызы.

Укыту кысаларында түбәндәге темалар каралып үтәчәк:

  • 2017-2018 елларда норматив документларның үзгәрешләре;
  • кабат кулланыла торган нәтиҗәле проект документларының төшенчәсе;
  • проект-тикшеренү эшләрен башкаруга карата типик дәүләт контракты турында  Россия төзелеш Министрлыгы боерыгының проекты һәм башка документлар;
  • Карарларның бердәм дәүләт реестры;
  • 2018 елның яңа методикалар проектлары.

Укыту ахырында семинарны тыңлаучыларның кызыксындырган сорауларына «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең төзелештә бәя кую буенча Региональ үзәк белгечләре җавап бирәчәк.

Укыту бәясе: бер тыңлаучыга 3 900 сум тәшкил итә (ӨКС салынмый). Бу бәягә мәгълүмати-методик материаллар комплекты, иртәнге кофе-брейк һәм төшке аш керә.

Семинарны үткәрү урыны: «ПрофСтандарт» өстәмә һөнәри белем бирү автоном коммерцияле булмаган оешманың белем бирү үзәге, Казан шәһәре, Шуртыгина урамы, 22.

(!) Семинарда катнашу өчен заявкалар info@proff-standart.ru электрон почтасына 2018 елның 17 августына кадәр кабул ителә.

Өстәмә мәгълүмат: www.proff-standart.ru, + 7 (843) 253-75-49, info@proff-standart.ru.

Семинарның программасы

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International