РФ Хөкүмәте төзелешкә карата акчаларны сарыф итү буенча контрольне көчәйтте

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәте Карары нигезендә төзүченең исәп-хисап счеты буенча операцияләрне үткәрү өчен кирәкле документлар вәкаләт бирүче банкка бер үк вакытта төзүченең исәп-хисап счетыннан алынган түләүләрне алучылар банк счетына акчалар күчерү турында боерыклар җиткерү белән тапшырылуына кагылышлы закон проекты әзерләнгән. Бу вәкаләт бирүче банк тарафыннан контрольдә тоту максатыннан эшләнелә.

Төзүченең күпфатирлы йортлар һәм башка күчемсез милек объектлары төзелешенә карата акчаларын сарыф иткәндә, документлар составында түбәндәге әйберләр була:

  • төзелеш проектын гамәлгә ашырган вакытта куллану өчен турыдан-туры төзүче тарафыннан алына торган товар-материал кыйммәтләргә карата килешүләр, товар һәм товар-транспорт накладнойлары, аларны кабул итү-тапшыру актлары, төзүче тарафыннан товар-материал кыйммәтләр өчен түләүгә нигез булучы документлар;
  • башкарылган эшләрне кабул итү турындагы актлар, шул исәптән аларның аерым күләмнәрен керткән (КС-2);
  • башкарылган эшләр һәм чыгымнар бәясе буенча белешмәләр (КС-3);
  • төзүче тарафыннан подряд эшләр өчен түләүгә нигез булучы документлар.

«Төзүченең исәп-хисап счеты буенча операцияләрне үткәрү өчен кирәкле документларның составы раслануы турында» РФ Хөкүмәте Карарының проекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International