Төзелеш объектларына карата дәүләт инвестицияләрен нигезләү буенча яңа механизм кабул ителде

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

2019 елдан фараз ителгән төзелеш бәясе 1,5 млрд сумнан башланган объектларга карата дәүләт инвестицияләрен нигезләү мәҗбүри булачак.

2018 елның 20 июнь көнендә беренче укылышта Дәүләт Думасы тарафыннан үз эченә түбәндәге әйберләрне керткән инвестицияләрне нигезләү буенча механизм турында РФ төзелеш Министрлыгы закон проекты кабул ителде:

  • төзелешкә бюджет акчасын бүлеп бирү карарын кабул итү алдыннан иртәрәк стадиядә кабул ителгән техник һәм технологик карарларны икътисадый нәтиҗәлелек буенча бәяләү;
  • объектны архитектура-төзелеш яктан проектлауга проект биреме;
  • инвестпроектның кыскача тасвирламасы.

Биремдә төп архитектура, технологик, конструктив, күләм-планлаштыру һәм инженер-техник карарлар, шулай ук төзелешнең фараз ителгән чик бәясен нигезләү яки объектны реконструкцияләү буенча мәгълүматлар булырга тиеш. Шулай ук документка технологик һәм инженерлык жиһаз, инженер-техник яктан тәэмин итү челтәрләре, төзелешне оештыру проекты, проектлаштыруга бирем һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, янгыннан саклау, энергетика нәтиҗәлелеге таләпләрен үтәү буенча чаралар исемлеге турында мәгълүмат кертелгән булырга тиеш.

Инвестицияләрне нигезләү буенча чагылдырылган барлык карарлар мәҗбүри технологик һәм бәяләр аудитын үтәчәк. Аудит карарында эксперт бәяләмәсе һәм сайланган карарларны, төзелеш материаллары кулланышына планлаштырылган төп технологик җиһазны, срокларны кыскартуны һәм тулаем алганда төзелеш бәясен һәм аның аерым этапларын оптимальләштерү мөмкинлеге турында нәтиҗәләр булырга тиеш. Нәтиҗәләр буенча төзелеш объектының максатка ярашлылыгы турында карар кабул ителәчәк.

Инвестицияләрне нигезләү, проектлаштыруга бирем, технологик һәм бәяләр аудиты инвестицияләрен нигезләү буенча нәтиҗәләр – объектларның төзелешенә бюджет акчаларын бүлеп бирү турында карарларны кабул иткәндә мәҗбүри документлар булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International