«ПрофСтандарт» белем бирү үзәге дебитор бурычлар белән идарә итү буенча семинар үткәрә

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

2018 елның 4 июлендә «ПрофСтандарт» белем бирү үзәге «Озак вакыт түләнелмәгән бурычлар һәм дебитор бурычлар белән идарә итү» темасына семинар үткәрә.

Максатчан аудитория: торак-коммуналь хуҗалык секторы,  кредит оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, сату, сатып алу, бүлекләренең хезмәткәрләре, бухгалтерлар, финанс бүлеге хезмәткәрләре, юристлар, куркынычсызлыкны тәэмин итү хезмәткәрләре.

Укытуны үткәрә: 1 класс юстиция киңәшчесе, третей суды судьясы, дебитор бурычлар белән идарә итү программаларын гамәлгә кертү буенча эксперт – Матвеев Александр Владимир улы (Мәскәү шәһ.).

Укыту программасы кысаларында түбәндәге темалар каралып үтәчәк:

  • Коммерция тәртибенең төп тенденцияләре яки мәнфәгатьләр конфликты. Дебитор һәм кредитор бурычларның нисбәте, йөкләмәләр һәм хокуклар, таләпләр.
  • Килешү эше –  срогы чыккан дебитор бурычларның (бурыч йөкләмәләренең) барлыкка килү куркынычы белән идарә итү мәсьәләләре. Килешүләр төзү үзенчәлекләре.
  • Дебитор бурычлар белән идарә итү алымнары һәм бурычларны түләтү инструментлары. Дебитор бурычлар белән идарә итү этаплары. Дебитор бурычларны түләү буенча таләпләр кую технологияләре.
  • Бурычлы кешенең җаваплылыктан качу вариантлары. Рәсми тәэсир итү инструментларының нәтиҗәлелеге.

Укуның бәясе: бер тыңлаучыга 3 900 сум тәшкил итә (ӨКС салынмый). Бу бәягә мәгълүмати-методик материаллар, төшке аш керә.

(!) Семинарда катнашу өчен заявкалар 2018 елның 28 июненә кадәр кабул ителә. Урыннар саны чикләнгән. Семинарны үткәрү урыны турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Өстәмә мәгълүмат: + 7 (843) 253-75-49, 272-65-60, 8-960-043-43-44, info@proff-standart.ru, www.proff-standart.ru

Семинарның программасы

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International