А.С. Меркулов исемендәге табышлы йортның реконструкциясе экспертизаның уңай бәяләмәле карарын алды

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең экспертлары тарафыннан «Казан шәһәре, Островский урамы, 53 адресы буенча урнашкан «1913 елның А.С. Меркулов –  С.С. Гобәйдуллин исемендәге табышлы йорт» объектын реконструкцияләүгә проект документларының экспертизасы үткәрелде. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәле карар бирелде.

Техник торышның канәгатьләндермәве сәбәпле, хәзерге вакытта төп йорт белән файдаланмыйлар, флигельләрнең берсендә элеккечә торак фатирлар урнашкан.

Бина планда гомуми мәйданы 1405 кв. метр тәшкил иткән, модерн стилендә җитештерелгән, ал ягы белән Островский урамына таба караган, өч катлы өлештән һәм ике ике катлы өлештән торган П хәрефе сурәтле корылманы тәкъдим итә. Бинаның беренче кат биеклеге 3,64 м тәшкил итә, икенче кат – 4,15 м, өченче кат бүлмәләренең биеклеге – 3,6 м.

Объектны яраклаштырыру кысаларында төп йортның беренче катында Островский урамыннан аерым керү юлы булган конференц-зал, шулай ук объектның эшчәнлеген тәэмин итүче техник бүлмәләр урнаштырылуы каралган. Бинаның өч катлы өлешенең икенче катында торак бүлмәләр, гомуми аш бүлмәсе һәм санузеллар урнаштырылуы каралган. Ике катлы өлешләренең беренче катында техник бүлмәләр каралган, икенче катында – китапханә һәм тренажер залы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International