РФнең Төзелеш министрлыгы тарафыннан законнарга дәүләт катнашындагы инвестицияләрне нигезләү буенча проектларның мәҗбүри технологик һәм бәяләр аудитын (ТБА) уздыруны кертүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертелде.
Инвестицияләрне нигезләү һәм аның аудиты – объектны проектлаштыруга һәм сыйфатны киметмичә төзүгә карата чыгымнарны оптимальләштерүгә ирешүне мөмкинлек бирәчәк чара.
Бюджет акчалары хисабына объектны төзү турында карар кабул итү алдыннан, төзүче кеше инвестицияләрне нигезләү буенча үз эченә объектның архитектура-төзелеш яктан проектлаштыру проект биремнәрен алачак һәм инвестпроектның кыскача тасвирламасын кертәчәк документлар әзерләргә тиеш булачак.
РФнең Хөкүмәте тарафыннан инвестицияләрне нигезләүнең составына һәм эчтәлегенә таләпләр билгеләнә. Документларда булырга тиеш:
ТБА карарына экспертлар тарафыннан бәяләнгән мәгълүматлар; төзелеш һәм эшкәртү материалларын куллануга планлаштырылган төп технологик җиһазларның сайлап алынган карарларын оптимальләштерү мөмкинлеге; төзелешнең срогын һәм бәясен кыскарту турында мәгълүматлар керә.
Инвестицияләрне нигезләү материаллары һәм аның аудит нәтиҗәләре бердәм базада урнаштырылачак, аның нигезендә күрсәтелгән материаллар буенча фикер алышу өчен электрон портал барлыкка киләчәк.