2018 елның 20 февралендә «ПрофСтандарт» уку-укыту үзәгендә төзелеш тармагы белгечләре өчен «Төзелештә бәя кую өлкәсендәге законнарның үзгәрешләрен күзәтү» темасына семинар узачак.
Семинарның максаты: бәя кую һәм смета нормалаштыру өлкәсендәге, шул исәптән, төзелешнең бәясен билгеләүне ресурс методына күчү белән бәйле булган законнарның үзгәрешләрен күзәтү.
Cеминарның программа кысаларында шулай ук капиталь төзелеш объектларының смета бәясенең дөреслеген тикшерүче документларны биргәндә үзенчәлекле хаталар каралачак, машиналарны һәм механизмнарны эксплуатацияләгән вакытта смета бәясен билгеләү, перебазировкага чыгымнар, төзелеш һәм ремонт эшләре, җиһазларны монтажлау, пусконаладочный эшләр һәм сметада каралган җыелманы исәпләү буенча аңлатмалар биреләчәк.
Семинарны «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең төзелештә бәя кую өлкәсендәге региональ үзәк белгечләре уздырачак.
Семинарда катнашу бәясе бер тыңлаучыга 3 900 сум тәшкил итә (ӨКС салынмый). Бу бәягә төшке аш, мәгълүмати-методик материаллар комплекты керә.
Семинарны үткәрү урыны: «ПрофСтандарт» белем бирү үзәге, Казан шәһәре, Шуртыгина урамы, 22нче йорт.
Өстәмә мәгълүмат: +7 (843) 253-75-49, 272-65-60, +7-960-043-43-44, info@proff-standart.ru, www.proff-standart.ru.
Тутырылган заявка бирү бланкын info@proff-standart.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.