Төзелештә бәя кую

Хезмәтнең тасвирламасы

Төзелештә бәяләр формалаштыру өлкәсендә ТР Дәүләт экспертизасы хезмәтләрнең киң спектрын күрсәтә:

  • капиталь төзелеш объектларын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау һәм мәдәни мирас объектларын реставрацияләүнең смета бәясен тикшерү;
  • машиналар, механизмнар һәм автотранспорт чараларын эксплуатацияләүнең смета бәясен тикшерү;
  • проект һәм эзләнү эшләренең смета бәясен тикшерү;
  • төзелештә бәяләр һәм смета нормалаштыру мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрү;
  • матди, техник, хезмәт ресурслары һәм җиһазлары бәясен мониторинглау, материаллар, эшләнмәләр һәм конструкцияләр бәясен кертү һәм аларны төзелештә бәяләр билгеләүнең Федераль дәүләт мәгълүмат системасына (ФГИС ЦС)кертү; материалларның, конструкцияләрнең, эшләнмәләрнең бәясен (конъюнктура анализы) тикшерү;
  • бәяләр һәм смета нормалаштыру мәсьәләләре буенча семинарлар, курслар һәм вебинарлар оештыру;
  • проект документациясенә дәүләт экспертизасы үткәрү процедурасында катлаулы мәсьәләләрне аңлату һәм фикер алышу өчен заказчылар һәм проектлаучылар белән техник киңәшмәләр үткәрү. Фикер алышулар видеокоференция режимында уза. Бәхәсле мәсьәләләр буенча нигезләү нормативлары һәм документлар бирелә. Техник совет нәтиҗәләре буенча, гариза бирүчеләр карар һәм үтәү вакыты белән протокол бирәләр.

Хезмәт алу этаплары

1 АДЫМ: ФОРМАЛАР БУЕНЧА ДОКУМЕНТЛАР ӘЗЕРЛӘҮ. ДОКУМЕНТЛАР ШАБЛОННАРЫ

2 АДЫМ: КИЛЕШҮ ТӨЗҮ ҺӘМ ХЕЗМӘТ ӨЧЕН ТҮЛӘҮ

3 АДЫМ: НӘТИҖӘ АЛУ

Соңгы яңарту: 2024 елның 24 июне, 15:32

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International