Суд (суд алды) экспертизасы

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ суд (суд алды) төзелеш-техник экспертизасын үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтә:

  • бушлай консультацияләр;
  • җир төзелеше экспертизасы;
  • проект документларына экспертиза үткәрү;
  • смета документларына экспертиза үткәрү.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре объектларның техник регламентлар таләпләренә, гамәлдәге норматив-техник документларга, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау, шулай ук төзелеш мәйданчыгының инженер-геологик шартлары таләпләренә туры килү-килмәү турындагы җир бәхәсләре белән бәйле булган сорауларыгызга җавап бирергә әзер.

Хезмәт күрсәтелүне алу өчен берничә гади адым:

АДЫМ 1: ФОРМАЛАР БУЕНЧА ДОКУМЕНТЛАР ӘЗЕРЛӘРГӘ. ДОКУМЕНТЛАР ШАБЛОННАРЫ

Мөрәҗәгать итүчеләр өчен гомуми мәгълүмати белешмә

Документлар

АДЫМ 2: ШАРТНАМӘ ТӨЗҮ ҺӘМ ХЕЗМӘТ ӨЧЕН ТҮЛӘҮ

Документларны тапшырганнан соң, шартнамәне имзаларга һәм шартнамә шартлары нигезендә хезмәт өчен түләргә кирәк.

Хезмәт күрсәтелү бәясе шартнамә нигезендә индивидуаль рәвештә билгеләнә.

АДЫМ 3: НӘТИҖӘНЕ АЛУ

Хезмәтне үткәрү вакыты шартнамә нигезендә индивидуаль рәвештә билгеләнә һәм натураль карау үткәргәннән соң 30 календарь көннән артмаска тиеш.

АДЫМ 4: БЕЛЕМ АЛУ

Белем алу өчен гаризаны +7 (843) 253-75-49 телефоны аша яки info@proff-standart.ru электрон почтасы буенча бирергә мөмкин. Укуларны үткәрү урыны: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт»), Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22 нче йорт.

Соңгы яңарту: 2021 елның 22 июле, 09:55

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International