«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 2012 елның 31 мартында чыккан 272 номерлы РФ Хөкүмәтенең Карары һәм RA.RU.611957 номерлы проект документларына дәүләтнеке булмаган экспертиза һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләтнеке булмаган экспертиза үткәрү хокукына аккредитация турында Таныклык, 0002091 номерлы аккредитацияләү буенча Федераль хезмәт бланкының исәп номеры (Росаккредитация) белән расланган проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләтнеке булмаган экспертиза оештыру һәм үткәрү турындагы Нигезләмә нигзендә дәүләтнеке булмаган экспертиза формасында экспертиза үткәрә.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ «Проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза» хезмәте «Җитештерү-техник билгеләнештәге хезмәтләр» номинациясендә «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы лауреаты дипломы белән бүләкләнде.
Хезмәт күрсәтелүне алу өчен берничә гади адым:
АДЫМ 1: КӨЧӘЙТЕЛГӘН КВАЛИФИКАЦИЯЛЕ ЭЛЕКТРОН КУЛТАМГАНЫ АЛУ
Электрон култамга — ул электрон-санлы формадагы мәгълүмат, аның ярдәмендә физик яки юридик затны аның шәхси катнашыннан башка идентификацияләү мөмкин.
Электрон документ әйләнешендә электрон култамганың ике төре кулланыла:
Алар яклау дәрәҗәсе һәм куллану өлкәсе белән аерыла.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ документларны бирү өчен көчәйтелгән квалификацияле электрон култамга кулланыла.
Көчәйтелгән квалификацияле электрон култамга — ул үз кулыңдагы култамганың аналогы.
Мондый култамганы РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында аккредитациясе булган таныклаучы үзәк кенә бирә ала. Бу очракта чынлык гаранты булып электрон култамганы тикшерү ачкычының квалификацияле сертификаты тора. Сертификат USB-носительдә бирелә. Аны куллану өчен кайбер очракларда өстәмә программалы тәэминатны урнаштыру кирәк булырга мөмкин.
Көчәйтелгән квалификацияле электрон култамга алу өчен сезгә кирәк булачак:
Документларны аккредитацияләнгән таныклаучы үзәккә тапшырырга кирәк (аларны сез исемлектә яки картада таба аласыз). Үзәк хезмәткәре, сезнең шәхесне билгеләгәч һәм документларны тикшергәннән соң, сертификат һәм электрон култамга ачкычларын сертификацияләнгән электрон носитель — электрон картага яки флеш-накопительга язачак. Шунда ук мәгълүматның криптозащита чараларын сатып алырга мөмкин.
Сертификат һәм электрон култамга ачкычларын бирү хезмәте бәясе аккредитацияләнгән таныклаучы үзәк регламенты белән билгеләнә һәм, аерым алганда, электрон култамганы куллану өлкәсенә бәйле.
Электрон култамганы тикшерү ачкычы сертификатының (квалификацияле дә, квалификациясез дә) гамәлдә булу вакыты сертификат алган мәгълүматны кулланыла торган криптографик яклау чарасына һәм таныклаучы үзәккә бәйле.
Кагыйдә буларак, гамәлдә булу вакыты бер ел тәшкил итә.
Култамгаланган документлар электрон култамганы тикшерү ачкычы сертификатының гамәлдә булу вакыты тәмамланганнан соң да гамәлдә дип санала.
АДЫМ 2: ФОРМАЛАР БУЕНЧА ДОКУМЕНТЛАР ӘЗЕРЛӘРГӘ. ДОКУМЕНТЛАР ШАБЛОННАРЫ
«Капиталь төзелеш объектларының төзелеше, тергезүе, капиталь ремонты буенча проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын һәм смета бәясенең дөрес итеп билгеләнүенә тикшерү үткәрү өчен бирелә торган электрон документлар форматына карата таләпләр раслануы турында» 2017 елның 12 маенда чыккан 783/пр номерлы Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын үткәрү өчен бирелә торган электрон документлар форматына карата бердәм таләпләр билгеләнгән.
АДЫМ 3: ДОКУМЕНТЛАРНЫ ТАПШЫРУ
АДЫМ 4: ШАРТНАМӘ ТӨЗҮ ҺӘМ ХЕЗМӘТ ӨЧЕН ТҮЛӘҮ
3 эш көне – исемлектә күрсәтелгән документларны алган көннән алып, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ комплектлылыкны тикшерүне гамәлгә ашыра һәм хезмәт күрсәтелүгә карата шартнамә җибәрә.
Шартнамә буенча түләү керткәннән соң – экспертиза үткәрү башлана.
АДЫМ 5: НӘТИҖӘНЕ АЛУ
Экспертизаның нәтиҗәсе булып бәяләмә тора.
Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза нәтиҗәсе булып инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренең техник регламентлар таләпләренә туры килүе (уңай бәяләмә) яки туры килмәве (тискәре бәяләмә) турында бәяләмә тора.
Проект документларына экспертизаның нәтиҗәсе булып проект документларының техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы таләпләренә, атом энергиясен куркынычсыз куллануга карата таләпләргә, сәнәгать куркынычсызлыгы таләпләренә, электр энергетикасы системаларының һәм электр энергетикасы объектларының ышанычлылыгын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә карата таләпләргә, объектның террорчылыкка каршы якланганлыгы таләпләренә, проектлаштыруга карата төзүче яисә техник заказ бирүче биременә, проект документларына туры килү-килмәүне бәяләү гамәлгә ашырылган очракта инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килүе (уңай бәяләмә) яки туры килмәве (тискәре бәяләмә) турында бәяләмә тора.
АДЫМ 6: БЕЛЕМ АЛУ
Белем алу өчен заявканы +7 (843) 253-75-49 телефоны аша яки info@proff-standart.ru электрон почтасы буенча бирергә мөмкин. Укуларны үткәрү урыны: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт»), Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22 нче йорт.
Соңгы яңарту: 2022 елның 8 декабре, 09:04