Росстандарт акыллы шәһәрләрне үстерү өлкәсендә Россиядә беренче милли стандартларны раслады.
Махсус бәяләр кую буенча ресурслар исемлегенә үзгәрешләр кертелде.
РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Владимир улы Якушев төзелешне оештыручылар өчен квалификацияне бәйсез рәвештә бәяләү кысаларында һөнәри имтихан үткәрү тәртибе белән танышты, шулай ук бәяләүне агымга куярга кушты, бигрәк тә законнардагы үзгәрешләрне һәм яңа технологияләрне исәпкә алып.
«Проект документлары бүлекләренең составы һәм аларның эчтәлегенә карата таләпләр турында» 2008 елның 16 февралендә чыккан 87 номерлы РФ Хөкүмәтенең карары белән расланган Проект документлары бүлекләренең составы һәм аларның эчтәлегенә карата таләпләр турындагы Нигезләмәгә төзәтмәләр кертелде.
«Капиталь төзелеш объектларын төзүгә карата смета» бүлегендә исәпкә алына торган чыгымнар мисалында «Капиталь төзелеш объектларын төзүгә карата смета», «Төзелешне оештыру проекты» һәм «Капиталь төзелеш объектларын сүтү яки демонтажлау буенча эшләрне оештыру проекты» проект документларының бүлекләре үзара тыгыз бәйләнгән.
2020 елның 26 маенда чыккан 282/пр номерлы РФ төзелеш министрлыгы боерыгы нигезендә, проект документлары һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренең дәүләт экспертизасы составына, эчтәлегенә һәм рәсмиләштерү тәртибенә карата таләпләр бәяләмәләрнең яңа үрнәкләре белән тулыландырыла.
Казанда ел саен үткәрелә торган «ТР иң яхшы сметчигы» конкурсындагы җиңүчеләрне бүләкләделәр: «көмеш» Татарстанда калды, ә «бронза» Санкт-Петербургка китте.
«ТР экспертиза буенча вестнигы» журналының яңа махсус чыгарылышы чыкты, без аны конструктив карарларга багышладык. Конструктив карарлар – проектның аерылгысыз өлеше. Конструктив карарларның нинди төрләре сайлануына һәм аларның ни дәрәҗәдә дөрес исәпләнүенә төзелеш сыйфаты бәйле, шуңа күрә әлеге бүлекнең әһәмиятен бәяләп бетерү мөмкин түгел. «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертларыннан махсус әзерләнгән актуаль һәм профессиональ мәгълүматны журналның махсус чыгарылышында укыгыз.
2020 елның июль нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрдә урнашкан төзелеш һәм капиталь ремонт буенча белем бирү өлкәсенең 22 учреждениесе буенча проект һәм смета документларын карап үтте.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрдә урнашкан 26 социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларның, җирле үзидарә органнары биналарының проект һәм смета документларына экспертиза үткәрде.