ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Россия Төзелеш министрлыгы смета документациясендә җиһазлар белән комплектланган тулы завод әзерлегендәге блок-модульле биналарга чыгымнарны исәпкә алу мәсьәләсе буенча аңлатма бирде.


18
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

2025 елның 18 июнендә Якутск шәһәрендә «Капиталь төзелеш объектларын булдыру проектлары белән идарә итүдә дәүләт экспертизасының роле» стратегик сессиясе кысаларында ТР Дәүләт экспертизасы директорының беренче урынбасары Тимур Рөстәм улы Зиннәтуллин чыгыш ясады.

2025 елның 20 июненнән « Лучший сметчик 2025. Индустриальное наследие» конкурсының беренче этабы старт ала! Заявкаларны Россиянең һәм Казахстанның 22 төбәгеннән, шул исәптән эре сәнәгать үзәкләреннән һәм тарихи шәһәрләрдән белгечләр тапшырды.


17
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Казан BIM-практикумы узды, анда тармакның әйдәп баручы экспертлары төзелешне цифрлаштыруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты. Чара мәгълүмати модельләштерү технологияләрен (ТИМ/BIM) кертү тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен проект оешмалары белгечләрен, төзүчеләрне, BIM-менеджерларны һәм инженерларны җыйды.


16
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт экспертизасы директоры Рафар Шакиров «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына зур интервью бирде, анда ул Казан шәһәр төзелешенең киләчәге турында фикерләре белән уртаклашты.

Шушы көннәрдә ТР Дәүләт экспертизасы хезмәткәрләре Марий Элга Илеть елгасы буйлап сәяхәт итте, бу чара актив ял белән корпоратив культураны ныгытуны берләштерде.


11
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

12 июнь - Россия көне. Илебездә һәр кирпеч, һәр юл, һәр балалар бакчасы — кемнеңдер хезмәте, белеме һәм җаваплылыгы нәтиҗәсе. Илне ныграк итүчеләр арасында - ТР Дәүләт экспертизасы экспертлары.

Үзенә күрә бер символга әверелә торган биналар бар. Шундыйларның берсе-Казандагы «Тасма» олимпия резервы спорт мәктәбе. Спортчыларның инде берничә буыны биредә беренче адымнарын ясады.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына ТР Дәүләт экспертизасы идарәсе башлыгы урынбасары Лилия Мясоедова җавап бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International