ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан 16 социаль-мәдәни-көнкүреш һәм административ билгеләнештәге объектның проект һәм смета документларына экспертиза үткәрде.


13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның сентябрь нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан 13 мәгариф учреждениесен төзү һәм капиталь ремонтлау буенча проект документларын карап үтте.

РФ Хөкүмәте ике һәм аннан да күбрәк төбәкләр булган территорияләрдә төзелә торган федераль әһәмияттәге объектларны яки капиталь төзелеш объектларын урнаштыру өчен территорияне планлаштыру буенча документлар әзерләү кагыйдәләрен раслады (2020 елның 1 октябрендә чыккан 1591 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Карары).


12
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ «Торак һәм шәһәр тирәлеге» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә урнашкан 35 җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча проект һәм смета документларына экспертиза үткәрелде.

РФ Хөкүмәте проект документларына экспертиза үткәрү кагыйдәләрен төгәлләштерде.

Предприятиеләрнең, биналарның, корылмаларның яки аларның чиратларының смета бәясен билгеләү өчен локаль сметалардан, локаль смета исәп-хисапларыннан, объект сметаларыннан, смета исәп-хисаплары объектларыннан, аерым төр чыгымнарының смета исәп-хисапларыннан, төзелеш бәясенең җыелма смета исәп-хисапларыннан, чыгымнар җыелмасыннан һ. б. торган смета документлары төзелә.


9
октябрь, 2020 ел
җомга

Төзелеш объектларының смета бәясен билгеләү буенча яңа методика гамәлгә керде.

Россиянең төзелеш министрлыгы социаль түләүләр күләмен исәпләү өчен федераль башкарма хакимият органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары тарафыннан кулланырга тиешле, күрсәтелгән социаль түләүләр федераль бюджет акчалары исәбеннән торак урыннары алу (төзү) өчен бирелә торган 2020 елның IV кварталына Россия Федерациясе субъектлары буенча торак урынның бер квадрат метр гомуми мәйданының уртача базар бәясе күрсәткечләрен раслады.

2020 елның 29 июлендә чыккан 29340-ИФ/09 номерлы, 2020 елның 5 августында чыккан 30539-ИФ/09 номерлы, 2020 елның 18 августында чыккан 32427-ИФ/09 номерлы, 2020 елның 19 августында чыккан 32582-ИФ/09 номерлы, 2020 елның 28 августында чыккан 34144-ИФ/09 номерлы, 2020 елның 7 сентябрендә чыккан 35294-ИФ/09 номерлы хатларына өстәп, Россия төзелеш министрлыгы 2020 елның III кварталында төзелеш буенча смета бәясенең тәкъдим ителә торган үзгәреш индекслары күләме, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре һәм җибәрү-көйләү эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары турында хәбәр итә.


8
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 2021 елга төзелештә бәя кую һәм смета нормалаштыру өлкәсендәге методик тәэминатка отышлы бәяләрдән заказ бирергә тәкъдим итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International