Лупа астындагы объект: Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында тизлек аренасы

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанның Ютазы районындагы «Шмель» клубының картинг трассасы капиталь ремонт көтә. Смета документациясе ТР Дәүләт экспертизасы тарафыннан каралды. «Лупа астындагы объект» рубрикасында җентекләбрәк сөйлибез.

Трасса Урыссу бистәсеннән ерак түгел, «Энергия»стадионы янында урнашкан. Клуб трассасы-асфальт юл гына түгел. Бу уйланылган узыш полигоны:

  • текә виражлар һәм тизйөрешле турыларда узышчыларның осталыгын тикшерә;
  • пилотлардан тиз реакция таләп итә: борылыш бәйләнешләре тормозлау зоналары белән, ә аннары – тизләнеш ыргылулары белән алышына;
  • картингларның төрле категорияләре өчен җайлаштырылган – башлап җибәрүчеләрнең уку машиналарыннан алып тәҗрибәле спортчыларның куәтле аппаратларына кадәр.

Нәкъ менә монда, өй трассасында, «Шмель» командасы үзенең потенциалын берничә тапкыр исбатлады – клуб республика дәрәҗәсендә иң көчлеләр өчлегенә керде.

Трасса тормышы: тренировкалардан алып зур стартларга кадәр

Ютазы районында картинг тарихы 1988 елда башлана – ул вакытта биредә беренче республика ярышлары уза, анда Татарстан һәм Башкортстаннан 12 команда катнаша. Шуннан бирле трасса 38 елга якын яңартылмаган диярлек, үз характерына тугры калган.

Капиталь ремонт проектында түбәндәге эшләр каралган:

  • инерт һәм төзелеш материалларын туплау, тимер-бетон әйберләр һәм юл-төзелеш техникасы һәм автотранспорт тукталышлары өчен вакытлы мәйданчыклар төзү;
  • картинг-клубның проектлана торган трассасыннан сул якта, «Шмель» территориясендә инерт һәм төзелеш материалларын вакытлыча туплау өчен мәйданчык урнаштыру;
  • яраксыз грунтны җыю мәйданчыгына чыгарып (5 км ара) һәм яраклы грунтны объектка илтеп (5 км ара)яраксыз җир өслеген алмаштыру;
  • иске асфальт-бетон өслекне фрезерлау.

Капиталь ремонт урынының озынлыгы 0,4138 км. Капиталь ремонт Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән башкарыла.

Төзүче (техник заказчы): ГБУ «Юл эшләре программаларын финанслау дирекциясе».

Проект документациясе ООО «Центрдорпроектирование» тарафыннан әзерләнде.

Татарстан Республикасы дәүләт экспертизасы смета бәясенең дөреслеге турында уңай бәяләмә бирде – бу барлык чыгымнарның нигезле булуы һәм расланган нормативларга туры килүе турында сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International