ТР Дәүләт экспертизасында 8 мартка хатын-кызлар өчен «Зарарлы киңәшләр» әзерләделәр

2026 елның 8 марты, якшәмбе

ТР Дәүләт экспертизасында барлык хатын-кызлар да яхшы, гүзәл, хезмәт сөючән һәм җаваплы дип ышаналар. Алар барысына да өлгерәләр: гаилә турында уйларга, карьера төзергә, якыннарына ярдәм итәргә һәм тирә-юньне бераз яхшырак итәргә. Аларның энергиясе, игелеге һәм зирәклеге - безнең барыбыз өчен дә чын көч чыганагы.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан без хатын-кызларга уңай хис-кичерешләр бүләк итү өчен шигъри теләкләр әзерләдек. Нигез итеп Григорий Остерның «Зарарлы киңәшләр» стилен алдык— җиңел формада балаларны дөрес тормыш әйберләренә өйрәтә торган әсәр. Без үзебезнең сөйкемле хатын-кызларны шаяртып «өйрәтергә» булдык.

Икътисадый нәтиҗәлелек буенча «Әниләр өчен 1нче зарарлы  киңәш»не тәкъдим итәбез – тик гадәти акча мәгънәсендә түгел, ә шатлык үлчәмендә. Бюджетны сумнарда гына санарга мөмкин дип кем әйтте?

Тыңла әле, Әнием,

Шундый булсын киңәшем:

Конфетсыз бәхет булмас –

Теләгем минем ихлас.

Мин сындырсам – ал тагын,

Мин югалтсам – син сагын!

Акчаны тоткан саен

күбәеп генә торсын!

Сатып алу шатлыгы

Зур хатын-кыз байлыгы.

Дебет-кредит – бу нәрсә,

Күңеллелек булмаса?

Балаларны иркәләп,

Тәмле ризык биргәләп,

Уенчык ала-ала

Бәхетле була ана!

«Теләсә кайсы яшьтәге барлык хатын-кызларга зарарлы киңәш №2» – куркынычсызлык һәм ышанычлылык буенча. Әмма сүз төзелеш объектлары турында түгел, ә иң кыйммәтлесе – гаилә бәхете турында барачак. Аны да «ныгытырга» мөмкин икән – әмма диварлар һәм фундаментларны ныгыткан кебек түгел.

Әгәр сез эштән кайткансыз,

Бөкеләр аша, соңлап,

Ә өйдә көтеп тормыйлар

Кайнаган  чәйләр ясап.

Этегез тышка чыкмаган,

Дәресләр дә эшләнмәгән,

Бер генә өем посуда

бу йортта сезне көткән…

Кухняга кереп китмәгез,

Бүлмәдә җыештырмагыз!

Гаиләгезне кыздырып,

Аларны эшләтегез!

Сезгә шулпа ашатсыннар,

Балконда җыештырсыннар,

Әни, мескен, арыган бит,

Шау-шусыз тәртип булсын!

Ләкин әгәр син теләсәң

Гаилә иминлеге,

Сабырлы булып, түзәсең

Балаларның шуклыгын.

Кочаклыйсың, иркәлисең,

Ул үскәч ярдәм итә.

Вакытлар бик тиз үтә бит,

Балалар бик тиз үсә!

Әлегә  алар кечкенә

Бәхетне белеп назла.

Шулай гына төзелә ул

Тату ныклы гаилә!

«Отпуск турында хыялланучы барлык хатын-кызларга 3нче номерлы зарарлы совет» график планын эшләүгә багышланган – тик  экспертиза нәтиҗәләрен чыгару өчен түгел, ә гаилә һәм дусларча ялны оештыру өчен. Уңыш критерийлары: планның үтәлгән пунктлары түгел, ә елмаюлар саны.

Әгәр әни ял тели –

Әни  ялны әзерли

Алтыда торып, аша,

Булмас озак ятарга.

Таң атканда селфи төш, –

күрсеннәр нинди язмыш.

Цирк, экскурсия, музей,

Тау, урман, елга, хоккей.

Обедка кадәр өлгер,

Фотога аны төшер.

Кем  ышаныр, булмаса

илле фото статуста?

Бар адымны планлаштыр,

көчкә өйгә кайтыштыр.

Кайтып эшкә чыгасың,

Эшеңдә  ял итәрсең!

Кадерле хатын-кызлар! Бу искиткеч язгы көндә тирә-юньдәгеләргә бүләк иткән җылылыгыгыз, зирәклегегез һәм ярдәмегез өчен рәхмәт әйтәсебез килә. Яз сезгә якты мизгелләр бүләк итсен, ә якыннарыгыз кайгыртучанлык һәм игътибар белән әйләндереп алсын! Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International