Исегезгә төшерәбез, элегрәк Алсу Арменшина, ТР Дәүләт экспертизасының мотивацияләү һәм оештыру үсеше системалары бүлеге белгече Лилия Арменшинаның кызы, су белән экспериментлар үткәргән иде, без бу хакта мәкаләбездә язган идек. Ул эчү өчен кайсы чыганак яхшырак икәнен ачыклады. Безнең яшь тикшеренүчебез бер яшькә олырак булды, һәм аның тәҗрибәләре тагын да җитдирәк чыкты. Сүзне Алсуга бирәбез.
Минем исемем Алсу, миңа 10 яшь. Минем әни элеккечә ТР Дәүләт экспертизасында эшли. Ул еш кына төзелеш вакытында материалларның үзлекләрен, конструкцияләрнең формасын һәм хәтта климатны исәпкә алуның мөһимлеген сөйли. Мин уйга калдым: ә табигать һәм төзелеш кайда очрый? Җавап туп-туры суыткычта ята икән.
Мин инженерлар һәм архитекторларның йомырка формасын бик яратуларын күрдем. Собор гөмбәзләре, күперләр, түбәләр, хәтта самолет һәм су асты көймәләре корпуслары – болар барысы да йомырканы хәтерләтә. Миңа «Ни өчен болай?» дип, кызык булды, һәм мин үз тәҗрибәләремне үткәрергә булдым.
Мине гаҗәпләндергән беренче әйбер-йомырка «ризык белән савыт» гына түгел. Бу тормышны тәэмин итүнең йомык системасы. Эчтә һавадан башка барысы да бар. Ләкин кош баласы бит сулый! Ничек шулай килеп чыга? Йомырка кабыгы бербөтен булып тоела гына икән. Чынлыкта аның микроскопик тишемнәре бар, алар аша эчкә кислород керә, ә тышка углекислый газ чыга.
Без әни белән ике атна җылыда яткан йомырканы алып, суга салдык. Яңа йомырка су төбенә төшә, ә искесе калкып чыга. Йомырка никадәр озаграк ятса, тишемнәр аша эчкә газлар шулкадәр күбрәк җыела. Базарда әбиләр йомыркаларның сафлыгын нәкъ менә шулай тикшерә.
Йомырка кабыгының кальций икәнен бөтен кеше белә. Ләкин кальций үзеннән-үзе уалучан. Аны нәрсә шундый нык итә? Аны аксым структурасы нык итә, ул кабыкны бетоннан да ныкрак итә. Аксым матрицасы кальций карбонаты кристалларын тотрыклыландыра. Тышкы басым булганда йомырка кабыгы бик нык була, ул көтелгәнчә җиңел таркалмый һәм 5 кг авырлыкны күтәрә ала. Шуңа күрә тавык авырлыгы астында йомырка сынмый.
Без йомырканы серкәгә салдык. Көчле реакция башлана-кислота минералларны эретә башлый. Берничә сәгатьтән кабыгы йомшарды! Әмма иң кызыгы: без йомырканы чыгарып, калдыкларын югач, йомырка формасын саклап калган булып чыкты. Чөнки кабык эчендә йомырка формасын саклый торган аксым элпәсе бар.
Йомырканың никадәр нык булуын тикшерү өчен, без өем төзедек. Йомырканы скотч кәтүкенә куйдык, өстенә - икенче кәтүк, аның өстенә китап куйдык. Ә китапка – 2,5 килограммлы ике спорт дискы. Йомырка 5 килограммнан артык авырлыкка чыдый һәм хәтта чатнамый да!
Йомырка шундый нык икән, кечкенә кош ничек тышка чыга соң? Монда Мин иң күрсәтмәле тәҗрибә үткәрдем.
Мин йодрыкта чи йомырканы сытмакчы булдым. Күпме генә кыссам да – берни килеп чыкмады. Үзенең формасы аркасында басым тигез бүленә һәм йомырка бербөтен кала. Аннары йөзекне бармагыма кидем дә тагын йомырканы кыстым. Ул шундук чатнады! Йөзек «басым ноктасы» тудырды, бер урында киеренкелек артык югары булып чыга, шуңа күрә бу урында кабык ярыла. Кош баласы да шуны ук эшли-томшыгы белән бер ноктага суга, һәм ныклы кабык калыша.
Бу үзлекне, йөкләнешнең тигез бүленешен, инженерлар күперләр һәм гөмбәзләр төзегәндә кулланалар, конструкция гасырлар буе торсын өчен.
Бу тәҗрибәләрне үткәргәннән соң, мин йомырканың биониканың чын шедевры булуын аңладым. Табигать идеаль форманы уйлап тапкан:
Шулай, икенче тапкыр, иртәнге ашны ашаганда, исегезгә төшерегез: сезнең алдыгызда ризык кына түгел, ә миллион еллар эволюция нәтиҗәсе һәм бөек архитектура корылмалары өчен сызым. Моны белү сезгә дә, миңа да кызык булгандыр дип ышанам.