Мәҗбүри таләпләр реестрына БПЛАдан саклау конструкцияләре кертелгән

2026 елның 3 марты, сишәмбе

2026 елның 10 февраленнән дәүләт экспертизасын һәм төзелеш контролен узганда пилотсыз очу аппаратларыннан саклау конструкцияләрен проектлау өчен таләпләрне исәпкә алырга кирәк.

Кагыйдәләр җыелмасы СП 542.1325800.2024 «Пилотсыз очу аппаратларыннан саклау конструкцияләре. Проектлау кагыйдәләре» 2025 елның 26 гыйнварында гамәлгә кертелде. Ул 2026 елның 10 февралендә проект документациясенә экспертиза һәм (яисә) инженер эзләнүләре нәтиҗәләренә экспертиза үткәргәндә, архитектура-төзелеш проектлауны,  капиталь төзелеш объект төзүне, реконструкцияләүне, капиталь ремонтлауны, эксплуатацияләүне һәм җимерүне гамәлгә ашырганда кулланылырга тиешле Таләпләр реестрында урнаштырылган.

Документ төрле функциональ билгеләнештәге биналарны һәм корылмаларны БПЛА һөҗүмнәреннән каплау өчен билгеләнгән саклагыч конструкцияләрен (ЗОК) проектлауга бердәм таләпләр билгели.

Күрсәтелгән СП 542.1325800.2024 Таләпләр реестрына 64 позиция кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International