Сорау-җавап: түбә күпме кар күтәрә ала

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

Быел Татарстан Республикасында рекордлы кар яву түбәләрне чистартуга зур игътибар бирүгә сәбәп булды. Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов түбәләрнең куркынычсызлыгын контрольдә тотуны көчәйтергә кушкач, бу мәсьәлә төп максатка әверелде.

ТНВ телеканалында «Адымнар» аналитик программасының түбә проектлау нормативлары турындагы сорауларына ТР Дәүләт экспертизасының экспертиза идарәсе башлыгы Энже Мусаева җавап бирә.

Түбә күпме кар түзә ала?

Түбәнең чын ныклыгы конструкциягә, бинаның яшенә, эксплуатацияләү сыйфатына бәйле.

Күп фатирлы йортларның түбәләре өчен төп төзелеш нормативлары СП 17.13330.2017 «Түбәләр» документында тасвирланган. Бу документ проектлауга, конструкцияләргә, материалларга һәм түбә элементларына таләпләрне җайга сала, шулай ук төрле һава шартларын – яңгыр, кар, җил, кояш радиациясе, температура үзгәрешләрен исәпкә ала.

Түбәне чистартканчы, аның нинди йөкләнешкә исәпләнгән булуын аңларга кирәк. Бу мәсьәләне СП 20.13330.2016 «Йөкләнешләр һәм йогынтылар» җайга сала.

Илнең бөтен территориясе 8 карлы районгабүленгән (I-дән VIII-гә кадәр). Район номеры никадәр югарырак булса, кар шулкадәр күбрәк яуырга мөмкин, конструкцияләр дә шулкадәр нык булырга тиеш.

Һәр районга үзенең норматив йөкләнеше туры килә (һәр квадрат метрга ничә килограмм басым ясый): 50 кг/м2 (I район) – 400 кг/м2 (VIII район).

Татарстан Республикасының зур өлеше IV кар районына карый. Димәк, монда түбәләр 200 кг/м2 кар басымына исәпләнгән булырга тиеш. Ләкин аерым торак пунктлар өчен әһәмиятләр махсус карталар һәм кушымталар буенча төгәлләштерелергә мөмкин. Карның авырлыгы карның тыгызлыгына (яңа, коры, юеш) һәм түбә конструкциясенә (яссы яки иңкү) бәйле рәвештә нык үзгәреп тора.

Түбә карауның төп кагыйдәләре

Әгәр конструкцияләр дөрес исәпләнгән булса, эксплуатацияләү хезмәтләренең төп бурычы – авария хәленә китермәү һәм бинаның хезмәт итү вакытын озайту. Бу хакта СП 255.1325800.2016 «Бина һәм корылмалар. Эксплуатация кагыйдәләре» документында язылган.

Эксплуатацияләүнең төп кагыйдәләре:

1. Карны түбәдәге карның авырлыгы исәпләнгән нормага җиткән яисә аннан арткан очракта яисә ашыгыч рәвештә түбәгә ремонт ясарга кирәк булганда чистартырга кирәк. Чистарту йомшак булырга тиеш. Карны һәм бозны «чиста нигезгә кадәр» йолкып ташларга ярамый – бу түбә япмасын җимерә. Йомшак (рулонлы яки мастикалы) түбәләрдә 10 см калынлыктагы саклагыч кар катламы калдырырга кирәк. Металл түбәләрдә – 5 см чамасы.

2. Коммунальчеләрнең турыдан-туры бурычы - бозлавыкларны һәм боз сөякләрен җыю, ләкин кәрнизләрдән, улаклардан, су кабул итү чокырларыннан һәм су агызу торбаларыннан гына. Түбә өслеген боздан чистарту тыела – бу аның бозылуына китерә.

3. Кар эрегән вакытта карны бина диварларыннан кимендә 2 метр ераклыкка ташларга кирәк. Бу кар суы фундаментны юмасын һәм подвалга үтеп кермәсен өчен эшләнә.

Түбәнең тотрыксыз урыннары

Эксперт планлы тикшерүләр вакытында һәр түбәнең «тотрыксыз урыннарына» игътибар итәргә киңәш итә:

  • Тоташу урыннары: торбаларга, парапетларга һәм стеналарга. Монда ешрак агып чыгулар барлыкка килә.
  • Кәрнизләр һәм ендовлар (разжелобки, скатларның тоташкан урыны) — су агып төшү өчен төп юллар.

Таяныч конструкцияләр һәм аларны беркетү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International