Бу бәйрәм Ватанга тугрылыкка, батырлыкка һәм җаваплылыкка багышлана – ныклы дәүләт һәм ышанычлы тылның нигезе булган һәм булып кала торган сыйфатлар. 2026 ел безнең илдә Россия халыкларының бердәмлеге елы, ә Татарстанда – хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде, шуңа күрә бу көн быел аеруча әһәмиятле. Бу югары ориентирлар безгә ата-бабаларыбызның бөек тарихи казанышлары һәм безнең уртак бурычыбыз – теләсә нинди кыенлыклар алдында бердәм булу турында искә төшерә.
Бу бәйрәм көнендә аерым билгеләп үтәсем килә, Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасы коллективы үзенең һөнәри казанышлары белән республика икътисадын ныгытып кына калмый, ә актив гражданлык позициясен дә күрсәтә. Быел безнең тарафтан махсус хәрби операциядә катнашучыларга хәйрия ярдәме җибәрелде. Бу ярдәм — безнең уртак эшебез, Җиңүгә керткән өлешебез һәм бүген кулларына корал тотып Ватан мәнфәгатьләрен кайгыртучыларга хөрмәт күрсәтү.
Кадерле ир-атлар, Ватаныбызны саклаучылар, сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телибез. Барлык эшләрегездә уңышлар һәм киләчәк көнегезгә ышаныч булсын!
Ватанны саклаучылар белән горурланабыз – кичә, бүген, һәрвакыт!