Төзекләндерү проектларында түбәндәгеләр каралган: яңа агачлар һәм куаклар утырту, территорияләрне комплекслы төзекләндерү, аллеяларны һәм ял итү зоналарын яктыртуны монтажлау, җәяүлеләр һәм велосипед юллары төзү, шулай ук йорт хайваннарын йөртү өчен махсус мәйданчыклар булдыру. Моннан тыш, паркларда яңа кече архитектура формалары һәм бакча-парк скульптуралары барлыкка киләчәк.
Барлык объектлар да смета бәясен билгеләүнең дөреслеген тикшерүгә дәүләт экспертизасы уздыруга гариза биргәннәр инде:
42 парк федераль бюджеттан финанслашканда төзекләндереләчәк (шул исәптән 6-кече шәһәрләрдә);
15 парк бары тик Татарстан Республикасы бюджеты хисабына гына тәртипкә китереләчәк.
Төзелеш процессын алып баручы дәүләт заказчысы – ГКУ «Главинвестстрой РТ».