Сыйфат, ясалма интеллект һәм суд экспертизасы: ТР Дәүләт экспертизасы утырышында төп трендлар

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

2026 елның 16 февралендә ТР Төзелеш Министрлыгында узган ТР Дәүләт экспертизасының йомгаклау утырышы кысаларында проект документациясенең сыйфаты, ясалма интеллект кертү һәм экспертиза эшчәнлегенең яңа юнәлешләре төп темаларга әйләнде.

ГУЗЕЛЬ НУГУМАНОВА: УҢЫШЛЫ ПРОЕКТНЫҢ НИГЕЗЕ – ДОКУМЕНТАЦИЯНЕҢ СЫЙФАТЫ

Төзелеш объектларына экспертиза үткәрү турындагы доклад белән ТР Дәүләт экспертизасы директоры урынбасары Гузель Нугуманова чыгыш ясады. Ул экспертизага документация сыйфаты буенча заказчылар белән үзара хезмәттәшлекнең киңәйтелгән статистикасын тәкъдим итте, уңай динамиканы билгеләп үтте: хатасыз бирелгән гаризалар өлеше 2024 елдагы 3 %тан 2025 елда 9,3 %ка кадәр артты.

«Без системалы консультация эше нәтиҗәсен күрәбез, – ассызыклады Гузель Нугуманова. – Әмма документларның 70 %ы элеккечә тулы булмаган комплект белән яки башлангыч мәгълүматлар булмау белән килә. Безнең өстенлегебез – алга таба да «Күзәтүче» ролен кертү, техник киңәшләр һәм проект алдында консультация уздыру. Мондый алымның нәтиҗәлелеге инде 92%».

АРТУР ИСМАГИЛОВ: ТИМ-СТАНДАРТ ҺӘМ БЕРДӘМ ЭКСПЕРТ ИНСТИТУТЫ – БЕЗНЕҢ ЯҢА БУРЫЧЛАРЫБЫЗ

ТР Дәүләт экспертизасы директоры урынбасары Артур Исмагилов цифрлы трансформация чакыруларына һәм суд экспертизасын үстерүгә багышланган доклад белән чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2026 елда Татарстан Республикасында ТИМ-стандартын кабул итү һәм раслау көтелә, ә эш күләмнәренең цифрлы ведомостьларын (ЦВОР) автомат рәвештә формалаштыру буенча эш инде локаль-смета исәп-хисаплары белән 85% тәңгәллеккә ирешергә мөмкинлек бирә.

«Мәгълүматларда тәртип урнаштырмыйча ясалма интеллектка инвестицияләр – ресурсларны буш сарыф итү, дип белдерде Артур Исмагилов. Төп документларның 40 %ка кадәр кәгазьдә генә бар, ә сметаларда 20 %ка кадәр хаталар очрый. Безгә ТИМ-сметачылар әзерләргә һәм бердәм цифрлы пространство булдырырга кирәк».

Чыгышның мөһим өлеше төзелеш бәхәсләренең сәбәпләрен анализлау булды. Сөйләүче мәгълүматлары буенча, катлаулы суд эшләренең 70 %тан артыгы дәүләтнеке булмаган экспертиза нәтиҗәләре аркасында барлыкка килә.

ЕЛИЗАВЕТА КРУЧИНИНА: ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ ЗАКАЗ БИРҮЧЕНЕҢ ТӨП ЯРДӘМЧЕСЕ БУЛАЧАК

Мәгълүмати модельләштерү технологияләре секторы мөдире Елизавета Кручинина ясалма интеллект ярдәмендә проектлауга бирем формалаштыру буенча пилот проектының детальләрен ачты. Эш мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мисалында алып барылды: «Безнең максат-заказ бирүчегә уңайлы цифрлы сервис бирү, ул объектка карата барлык этапларда таләпләр белән идарә итәргә мөмкинлек бирәчәк, еш кабатлана торган хаталарны юкка чыгарачак һәм кирәкле XML-форматта документны автомат рәвештә төзиячәк».

2026 елда Россия экспертизалары ассоциациясе эше кысаларында әлеге методологияне капиталь төзелеш объектларының башка төрләренә киңәйтү планлаштырыла.

Утырыш ТР Дәүләт экспертизасы курсын раслады, анда төп максат — тикшерү генә түгел, ә куркынычсыз һәм икътисадый яктан нәтиҗәле карарлар булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International