«Под ключ» ясалган төзелеш контрактлары өчен махсус кагыйдәләрнең гамәлдә булу вакыты озайтылды

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

Заказчы тарафыннан бердәнбер тәэмин итүче (подрядчы, башкаручы) белән төзелә торган «под ключ» ясалган контрактның башлангыч (максималь) бәясен билгеләү Тәртибе Россия Төзелеш Министрлыгының 2023 елның 21 августындагы 604/пр номерлы боерыгы белән расланган.

Әлеге боерыкның 3 пунктында «под ключ» ясалган төзелеш контрактларының башлангыч (максималь) бәясен билгеләү Тәртибе 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законның 112 статьясындагы 56 өлешендә билгеләнгән датага кадәр гамәлдә дип күрсәтелгән. «Под ключ» ясалган  контрактлар – бу  төзелеш контрактлары, аның предметы бер үк вакытта проект документациясен әзерләү һәм (яисә) инженер эзләнүләрен башкару, капиталь төзелеш объектын төзү, реконструкцияләү һәм (яисә) капиталь ремонтлау эшләрен башкару булырга мөмкин.

2025 елның 28 декабрендәге 507-ФЗ номерлы Федераль закон белән 44-ФЗ номерлы Федераль законның 112 статьясына Тәртипнең гамәлдә булу чорын озайту өлешендә үзгәрешләр кертелде.

Шулай  Тәртипнең гамәлдә булу чоры үзгәрде:

  • искечә – 2026 елның 01 гыйнварына кадәр,
  • яңача – 2027 елның 01 гыйнварына кадәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International