Бу казанышта төп рольне төбәктә ИСУПның төп операторы һәм администрация органы булган ТР Дәүләт экспертизасы уйнады. Система төзелеш проектлары белән идарә итүне дәүләт һәм муниципаль заказчы дәрәҗәсендә автоматлаштыру өчен билгеләнгән бердәм болыт платформасы булып тора. Ул цифрлы форматта инвестиция-төзелеш циклының барлык этапларын — проектлаудан алып объектны файдалануга тапшыруга кадәр-контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.
Уңыш максатчан эш нәтиҗәсе булды. Инвестиция-төзелеш циклында катнашучылар белән масштаблы эшләү нәтиҗәсендә Татарстан 91,77% күрсәткече белән беренче урынга күтәрелде.