Экспертиза бәясен исәпләү коэффициенты үзгәрде

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2026 елның 22 гыйнварыннан экспертиза үткәргән өчен түләү күләме яңа коэффициент кулланып исәпләнәчәк.

Проект документациясенә һәм инженер эзләнүләре нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын оештыру һәм уздыру турындагы Нигезләмәнең VIII бүлеге буенча (РФ Хөкүмәтенең «Проект документациясенә һәм инженер эзләнүләре нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын оештыру һәм уздыру тәртибе турында»2007 елның 5 мартындагы 145 номерлы карары), дәүләт экспертизасын уздырган өчен түләү күләмен исәпләгәндә 2001 елның 1 гыйнвары белән чагыштырганда инфляция процессларын чагылдыра торган коэффициент кулланыла. Бу коэффициент федераль дәүләт статистикасы хезмәте тарафыннан бастырып чыгарыла торган куллану бәяләре индексларын тапкырлау булып билгеләнә 2000 елдан соң килүче һәр ел өчен – дәүләт экспертизасын уздырган өчен түләү күләме билгеләнә торган елга кадәр. (Ki)

Федераль дәүләт статистикасы хезмәте тарафыннан бастырып чыгарылган куллану бәяләре индекслары нигезендә Кі-коэффициенты яңадан саналды һәм 2026 елга 8,60 булачак.

22 гыйнвардан экспертиза өчен түләүне исәпләү өчен Ki-коэффициенты үзгәртелде, ул 2026 елга 8,60 (+0,46) тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International