Төп доклад белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады. Ул ведомство эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча комплекслы хисап тәкъдим итте.
Торак төзелеше: ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 3,5 млн кв.метр торак файдалануга тапшырылган. Бу күрсәткеч 2024 ел нәтиҗәләреннән 1,8 процентка артыграк, бу тармакның тотрыклы үсешен күрсәтә.
Озак төзелешләргә каршы көрәш: төгәлләнмәгән төзелеш күләмен киметү эше әһәмиятле нәтиҗә булды. 2025 ел ахырына республикада гомуми бәясе 59 млрд сум булган 689 объект кала. Бу үткән ел белән чагыштырганда 11процентка кимрәк.
Төзекләндерү: Уңайлы шәһәр мохите һәм ишегалды территорияләре программаларын гамәлгә ашыру кысаларында узган елда 63 җәмәгать пространствосы һәм 677 ишегалды төзекләндерелде.
Марат Айзатуллин ассызыклаганча, төзекләндерү программалары дәвам итәчәк. Быел 561 йортта эшләр планлаштырылган. Әлеге программаларны финанслауның гомуми күләме 10 млрд сум тәшкил итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов һәм Ирек Фәйзуллин үз чыгышларында Татарстанның төзелеш комплексы эшен югары бәяләделәр, аның федераль дәрәҗәдә тармакта лидерларның берсе ролен билгеләп үттеләр. Сыйфатлы һәм арзанлы торакны файдалануга тапшыру темпларын саклап калу гына түгел, ә арттыру, шулай ук озак төзелешләрне бетерү һәм яшәү өчен уңайлы мохит булдыру буенча алынган йөкләмәләрне һичшиксез үтәү бурычы куелды.
Йомгаклау коллегиясе тармакны цифрлаштыру, төзелешнең сыйфатын күтәрү һәм бюджет акчаларын нәтиҗәле үзләштерү буенча адымнарны билгеләү мәйданчыгына әверелде.