Төзелешнең смета бәясен исәпләү өчен ресурслар исемлеге яңартылды

2026 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы өчен яңа исемлеккә 1 200 позиция керә, ул 2026 елның II кварталында сметалар исәпләү өчен кулланылачак.

Әлеге исемлек бәяләр ясауның федераль дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган, ул төзелеш, реконструкция һәм капиталь ремонтның смета бәясен билгеләгәндә кулланыла. Шулай ук исемлек бертөрле төзелеш ресурслары төркемнәре буенча төзелешнең смета бәясе үзгәрү индексларын билгеләгәндә кулланыла.

ТР Төзелеш министрлыгы ТР Дәүләт экспертизасына квартал саен, агымдагы кварталның икенче аеның 20 нче числосыннан да соңга калмыйча, төзелеш ресурсларына бәяләр турында ФГИС ЦСка мәгълүмат урнаштыруны тапшырды. Бәяләр турындагы мәгълүмат төзелеш ресурсларының җыелма исемлеге нигезендә ачык чыганаклардан алынган белешмәләр һәм нигезләүче документлар белән коммерцияле тәкъдимнәр нигезендә төзелеш ресурслары бәяләрен анализлау нәтиҗәләре буенча билгеләнә.

Төзелеш ресурсларының һәм махсуслаштырылган төзелеш ресурсларының актуаль исемлекләре «Классификатор строительных ресурсов» бүлегендә.

Россия Төзелеш Министрлыгының «Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2023 елның 5 октябрендәге 716/пр номерлы боерыгына үзгәреш кертү турында» 2025 елның 29 декабрендәге 859/пр номерлы боерыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International