«Ел эксперты» премиясенең максаты – озак еллар үз тармакларында нәтиҗәле эшләүче профессионалларның казанышларын игълан итү. 2025 елда чараны оештыручылар рекордлы санда гариза алдылар — 2200. Бәяләүнең төп критерийлары: проектларны тормышка ашыру, үлчәнә торган нәтиҗәләр, инновациялелек, тармак һәм җәмгыять үсешенә йогынты ясау, шулай ук һөнәри бергәлек тарафыннан танылу.
«Минем өчен шундый абруйлы премиянең финалисты булу зур хөрмәт, – Рафар Шакиров шәрехләде. – Бу, барыннан да элек, ТР Дәүләт экспертизасы командасының бөтен эшенә бәя бирү. Без премиягә тәкъдим иткән Яңа Камал театры проекты – теләсә кайсы эксперт өчен катлаулы эш: уникаль архитектура, катлаулы конструктив карарлар һәм аерым җаваплылык, чөнки объект Татарстанның гына түгел, бөтен илнең мәдәни казанышы булачак. Мондый проектта катнашу – ул үзе бер бүләк, ә профессиональ бергәлек тарафыннан танылу алга таба эшләргә илһамландыра».