«Стройка с нуля» ТВ-программасының тугызынчы чыгарылышы: теләсә нинди бюджет өчен ландшафт дизайны

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

Ландшафт дизайны – ул кишәрлекне «бизәү» генә түгел, ә эстетика, функциональлек һәм экологияне берләштергән урынны һәрьяклап оештыру. Дөрес ландшафт дизайны гражданнарның  халәтенә, социаль активлыкка һәм экологик хәлгә уңай йогынты ясавы исбатланган.

«Стройка с нуля»ның тугызынчы чыгарылышында сез белерсез:

  • Үз участогында отышлы проектны мөстәкыйль рәвештә гамәлгә ашырып буламы?
  • Проект эшләре ничә этапны үз эченә ала һәм аларның һәрберсе күпме вакыт алачак?
  • Зур булмаган мәйданда барлык зоналарны урнаштыру ничек уңайлы?
  • Уртача континенталь климатта нинди үсемлекләрне файдалану яхшырак?
  • Татарстанда иҗтимагый киңлекләрендә  комплекслы төзекләндерү очен нинди заманча технологияләр кулланыла?

Тема буенча фикер алышуда катнашачаклар:

Руслан Закиров, төзелеш ресурсларына бәяләр мониторингы бүлеге башлыгы

Энже Мусаева, экспертиза идарәсе башлыгы

Татьяна Антонова, төзелештә бәя кую идарәсе башлыгы

Барлык чыгарылышлар да RUTUBE һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә бар.

1 нче чыгарылыш: өй проектын сайладык: әзер сатып алырга яки индивидуаль проектка заказ бирергә

2 нче чыгарылыш: төзелеш участогында нинди «су асты ташлары» табылырга мөмкинлеген белдек

3 нче чыгарылыш: үз участогыбыз өчен фундамент төрен ничек сайларга һәм аны дөрес төзергә икәнен тикшердек

4 нче чыгарылыш: яңгыр һәм бураннарны кичерсен өчен түбәне ничек монтажларга икәнен ачыкладылар

5 нче чыгарылыш: инженерлык челтәрләре белән танышабыз, ничек планлаштырырга, үткәрергә һәм яңадан эшләмәскә

6 нчы чыгарылыш: кайсысы отышлырак - төзүчедән әзер йорт сатып алыргамы яки мөстәкыйль төзергәме

7 нче чыгарылыш: матур ремонт ничек янгынга сәбәп булырга мөмкин

8 нче чыгарылыш: Документлар, төзүче репутациясе, инфраструктура-яңа төзелешне сайлаганда нәрсә мөһи

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International