Барлык структур бүлекчәләрдән катнашучыларга 30 минут эчендә 65тән артык сорауга тестлар һәм кроссворд форматында җавап бирергә тәкъдим ителде. Биремнәр норматив актларны белүне дә, эш практикасындагы очракларны карауны да үз эченә алды.
«Коррупциягә каршы диктант – ул һәр хезмәткәр өчен үзеңне тикшерү мөмкинлеге генә түгел, хокукый грамоталылыгын арттыру өчен дә менә дигән мөмкинлек. Чара коррупция куркынычларын киметүгә, хезмәткәрләрнең хокук бозулар турында белем дәрәҗәсен ачыклауга һәм коррупциягә каршы иҗтимагый аңлавын булдыруга юнәлдерелгән. Диктантның төп максатларының берсе-коррупциягә юл куймауның төп принципларын үтәү.» – чараны оештыручы, ТР Дәүләт экспертизасының юридик бүлеге башлыгы Гульназ Ильясова ассызыклады.
Беренче диктант җиңүчеләре
Интеллектуаль ярыш югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте. Иң күп балл җыйган хезмәткәрләрне — Эльвира Сагитованы, кадрлар сәясәте һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге җитәкчесе, Амина Пирякованы, сатып алу эшчәнлеге секторы мөдире, Гузель Мухамадиеваны, инженерлык белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе җиңүләре белән котлыйбыз.