ТР Дәүләт экспертизасының максаты – проектлау, төзү һәм эксплуатацияләү стадияләрендә биналарның һәм корылмаларның ышанычлылыгын, куркынычсызлыгын тәэмин итү, шулай ук инвестиция-төзелеш эшчәнлегендә бердәм дәүләт бәя сәясәтен гамәлгә ашыруга ярдәм күрсәтү, дәүләтнең икътисадый мәнфәгатьләрен үтәү гарантияләү.
2025 елның ноябрендә ТР Дәүләт экспертизасы 201 нәтиҗә бирде.
Шул исәптән:
юл инфраструктурасы – 56 нәтиҗә;
инженерлык челтәрләре – 49 нәтиҗә;
күпфатирлы йортларга капиталь ремонт – 32 нәтиҗә;
мәгариф – 9 нәтиҗә.
Экспертиза уздыру турында гаризаны тутырырга, документларны электрон рәвештә шәхси кабинетта gosekspertiza-rt.ru сайтында тапшырырга мөмкин
Экспертиза сораулары буенча кайнар линия: + 7 (843) 207-06-04 яисә электрон почта аша reo.support@gosekspertiza-rt.ru.