ТР Дәүләт экспертизасы директоры Рәфәр Шакировның чыгышы Дәүләт экспертизасы оешмаларының XI Бөтенроссия киңәшмәсенең «Төзелештә кадрлар потенциалын үстерү: уникаль компетенцияле кадрлар әзерләүнең иң яхшы тәҗрибәләре» пленар утырыш кысаларында узды.
Үзенең чыгышында ул уникаль телевизион проект «Стройка с нуля» аша халыкның төзелеш грамоталылыгын арттыру буенча республика тәҗрибәсе турында сөйләде.
Проектның төп максаты – халыкны төзелеш мәсьәләләрендә һәркем файдалана алырлык итеп өйрәтү, төзелеш процессларының иминлеген тәэмин итүдә Дәүләт экспертизасының ролен аңлату, шулай ук кешеләргә сыйфатлы һәм ышанычлы торакның ничек төзелүен аңлауда ярдәм итү.
Рафар Мирзанурович үзенең чыгышында «Стройка с нуля» проектының Татарстанда халык белән алып барыла торган төзелеш өлкәсендәге эшнең бер өлеше булуын ассызыклады. Бу – төзелеш ВУЗлары студентлары белән даими аралашу, уку үзәге аша профессионаллар өчен белем бирү, заказ бирүчеләр белән очрашулар һәм яшь белгечләр өчен остазлык системасы.
Проект Татарстанның иң популяр телекомпанияләренең берсе — «Яңа Гасыр Татарстан» белән хезмәттәшлектә гамәлгә ашырыла — программа ТНВ телеканалында аена ике тапкыр чыга.
Барлык чыгарылышлар да RUTUBE һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә бар.