Россия Төзелеш министрлыгы контракт сметасына төзәтмәләр кертүне исәпләү методикасын үзгәртте

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

2025 елның 8 декабреннән инфляция үзгәрешләрен исәпләү чоры контрактның башлангыч бәясен билгеләү датасыннан түгел, ә проект документациясен раслау датасыннан исәпләнәчәк. Бу төзәтмә эшләрнең бәясе үзгәргәндә исәпләүләрнең төгәллеген һәм бертөрлелеген арттыруга юнәлдерелгән.

Кертелгән үзгәрешләр белән билгеләнгәнчә, контракт бәясен төзәтү коэффициентын исәпләгәндә Россия Икътисадый үсеш министрлыгының индекс-дефляторы кулланыла. Исәпләүләр өчен «Төп капиталга инвестицияләр (капиталь кертемнәр)» юлы буенча индекстан файдаланалар. Бу күрсәткеч НМЦК билгеләгәндә кулланылган проект документациясен раслау датасына гамәлдә була, ул проект документациясен раслау датасыннан башлап исәп-хисапны башкару датасы буенча чорга исәпләнә.

Элегрәк НМЦК билгеләү датасына гамәлдә булган индекс-дефлятор кулланылган.  Индекс барлык эшләрнең смета бәясе күрсәткечен билгеләү датасыннан башлап чор өчен исәпләнгән, Шул ук вакытта эшләрнең физик күләмнәрен үзгәртү өлешендә проект документациясенә кертелгән төзәтмәләр исәпкә алынмады, Шулай ук конструктив, оештыру-технологик һәм башка карарларны да исәпкә алылмаган, расланган проект документациясе бәяләре дәрәҗәсендә, исәп-хисапны башкару датасы буенча каралмаган.

Мәсәлән:

Проект документациясен раслау датасы – 2025 елның феврале. Контракт сметасына төзәтмәләр кертү хисабы 2025 елның ноябрендә башкарыла.

Исәп-хисапны башкару өчен РФ Икътисади үсеш министрлыгының 02.10.2024 № 35132-ПК/Д03и хаты белән бастырылган «Төп капиталга инвестицияләр» индекс-дефляторы кулланыла.

Шул ук вакытта индекс зурлыгы мондый проект документациясен раслау датасыннан башлап (2025 елның февраленнән) исәп-хисапны башкару датасы буенча (2025 елның ноябренә кадәр) исәпләнә. Үзгәрешләргә кадәр НМЦК исәпләү датасыннан индекс кулланылды.

РФ Икътисадый үсеш министрлыгының 30.09.2025 № 37099-ПК/Д03и хатында бастырылган «Төп капиталга инвестицияләр» индекс-дефляторы контракт бәясенә төзәтмәләр кертүне исәпләп чыгару өчен кирәкле. Бу күрсәткеч проект документациясе 30.09.20025 елдан соң расланган объектлар өчен кулланыла.

Элеккечә:

И(деф) – Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының «Төп капиталга (капитал салуларга) инвестицияләр» юлы буенча индекс-дефляторы, НМЦК исәпләү датасына гамәлдә булган, Ц(нцмк) күрсәткечне билгеләү датасыннан хисапны башкару датасына кадәр исәпләнә.

Яңача:

И(деф) – Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының «Төп капиталга (капитал салуларга) инвестицияләр» юлы буенча индекс-дефляторы, НМЦК билгеләгәндә кулланылган проект документациясен раслау датасына гамәлдә булган. Мондый проект документациясен раслау датасыннан исәп-хисапны башкару датасы буенча исәпләнә.

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 15.09.2025 № 556/пр боерыгы «Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2019 елның 23 декабрендәге 841/пр номерлы боерыгы белән расланган капиталь төзелеш объектларын төзү, реконструкцияләүдән гыйбарәт контракт сметасын төзү методикасының 14-2 пунктындагы «б» пунктчасының унынчы абзацына үзгәреш кертү турында»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International