Экспертизада инжиниринг алымы: куркынычлар белән идарә итүдән оптималь чишелешкә

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Экспертиза аерым күзәтүләр җыелмасы булудан туктый – ул эзлекле процесска әверелә: бурычны формалаштырудан һәм башлангыч мәгълүматларны җыюдан алып нәтиҗәләрне анализлауга һәм конкрет киңәшләр әзерләүгә кадәр.

«Экспертизада инжиниринг алымын куллануның төп өстенлеге – кабул ителә торган карарларны оптимальләштерү. Инжиниринг алымы куркынычларны нәтиҗәле идарә итәргә мөмкинлек бирә – шуңа күрә чишелешнең бәясе, нәтиҗәлелеге һәм ышанычлылыгы арасында баланска ирешелә», – ТР Дәүләт экспертизасы директоры урынбасары Игорь Алексеев аңлата.

2030 елга кадәр төзелеш комплексын үстерү стратегиясе экспертиза органнарының инжиниринг алымына күчүенә нигез салынды.

Максат – бертигез экспертиза процедурасын булдыру, ул смета бәясен билгеләүгә генә түгел, ә нәкъ менә проект алды стадиясеннән алып эксплуатацияләү стадиясенә кадәр барлык тормыш циклын колачлап, төзелеш бәясе белән идарә итүгә күчәргә мөмкинлек бирә.

Автомобиль юлын реконструкцияләү проекты яңа алымны уңышлы куллануның бер мисалы булды. Проект алды стадиясендә, экспертлар актив катнашында, трассировка җентекләп эшләнде. Мәгълүмати модельләштерү технологияләрен куллану эш күләмнәренең цифрлы исемлеген төзергә һәм виртуаль мохиттә төрле карарларның нәтиҗәлелеген бәяләргә мөмкинлек бирде.

Нәтиҗәдә төзелеш бәясе, экологик таләпләр һәм киләчәктәге эксплуатацияләү уңайлылыгы арасында оптималь баланс табылды. Алдан әзерләнүнең һәм төп карарларны килештерүнең мондый тирән дәрәҗәсе финал проектының Дәүләт экспертизасы процедурасын рекордлы срокларда-нибары 6 көн эчендә узарга мөмкинлек бирде.

Әлеге мисал экспертизаны процесска иртәрәк кертү, бәя белән идарә итүгә күчү һәм цифрлы инструментларны актив куллану төзелеш проектларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыруын һәм вакытларын кыскартуын күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International