ТР Дәүләт экспертизасы оешмаларының XI Бөтенроссия киңәшмәсендә катнаша

2025 елның 28 ноябре, җомга

Бүген Мәскәүдә Дәүләт экспертизасы оешмаларының XI Бөтенроссия киңәшмәсе уза. Бу чарада директор Рәфәр Шакиров җитәкчелегендәге ТР Дәүләт экспертизасы делегациясе катнаша. Елның төп тармак вакыйгасы Россиянең барлык төбәкләреннән 500дән артык эксперт оешмалары җитәкчеләрен һәм белгечләрен җыйды. Киңәшмәдә төзелеш экспертизасын үстерү буенча стратегик мәсьәләләр карала.

XI Бөтенроссия киңәшмәсе 2015 елда нигезләнгән эксперт бергәлегенең еллык очрашулары традициясен дәвам итә. Ун еллык тарихында бу чара төзелеш тармагының төп дискуссия мәйданчыгына әверелде. Биредә проектлар белән идарә итү һәм төзелеш циклының бөтен чылбыры буенча инновацияләр кертү буенча бердәм алымнар формалаштырыла.

Киңәшмә эшендә Россия Төзелеш министрлыгы, Главгосэкспертиза, ведомство һәм төбәк эксперт оешмалары вәкилләре, шулай ук алдынгы тармак белгечләре катнаша. Чара Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

Катнашучыларның игътибар үзәгендә-РФдә төзелеш экспертизасы институты үсешенең стратегик юнәлешләре турында фикер алышу.

Төп темалар:

  • Экспертизага ясалма интеллект кертү
  • Төзелеш тармагының цифрлы трансформациясе
  • Мәгълүмат һәм белешмәләр белән идарә итү системасын үстерү
  • Инжиниринг хезмәтләрен камилләштерү
  • Инвестиция проектларын комплекслы тәэмин итү
  • Төзелеш экспертизасы өчен кадрлар әзерләү

Эксперт эшчәнлегенең цифрлы инструментларын куллану мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә, оптимальләштерү ысуллары, мәгълүмат һәм белешмәләр белән идарә итү системасы турында фикер алышалар. Шулай  ук төзелеш экспертизасында ясалма интеллект куллану мөмкинлекләрен карыйлар.

ТР Дәүләт экспертизасы директоры Рафар Шакиров:

«Хезмәттәшләр белән практик тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бик мөһим. Безне соңгы елдагы эштәге үзгәрешләр, уңышка ирешергә мөмкинлек биргән нәтиҗәле карарлар, шулай ук алар куллана торган инструментлар кызыксындыра.

Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасы шулай ук заказчылар белән үзара хезмәттәшлек тәҗрибәсен тәкъдим итте, без экспертиза үткәргәндә киң таралган хокук бозулар һәм төзелештә инжиниринг алымнары турында сөйләдек. безнең ведомство халыкның төзелештә грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән шактый мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып бара. Мәсәлән, телевизион программа «Стройка с нуля» катлаулы һөнәри сорауларны гади һәм аңлаешлы формада аңлата.»

Киңәшмә кысаларында шулай ук Россия экспертизалары ассоциациясе әгъзаларының чираттан тыш гомуми җыелышы узачак, анда һөнәри бергәлек үсешенең актуаль мәсьәләләре каралачак. Чара йомгаклары буенча Россиядә Төзелеш экспертизасын үстерү буенча конкрет тәкъдимнәрне берләштергән нәтиҗә әзерләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International