Лупа астындагы объект: «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәген яңа вазифаларга ничек әзерлиләр

2025 елның 24 ноябре, дүшәмбе

ТР Дәүләт экспертизасы республиканың төп объектларының берсендә капиталь ремонтның смета бәясенең дөреслеген раслады. Сүз «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге турында бара.

«Казан Экспо» – ул күргәзмә павильоннары гына түгел, ә ел әйләнәсендә федераль һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге вакыйгаларны кабул итүче Россиядәге иң заманча һәм масштаблы мәйданчыкларның берсе.

Нәкъ менә монда Россиянең ислам дөньясы илләре белән элемтәләрен ныгыту өчен KazanForum, Татарстан нефть-газ химиясе форумы, Kazan Digital Week технология форумы һәм башка бик күп халыкара чаралар уза..

Модернизация кысаларында «Казан Экспо»ны нәрсә көтә:

Пыяланы тулысынча алыштыру – иске металл тышлыкларны демонтажлау һәм ике катлы пыяла пакетлы заманча алюминий күп камералы профильләр урнаштыру.

Автоматик системаларны монтажлау – фрамугалар белән идарә итү приборлары комплекты белән тышкы яктан автоматик ачкычлар урнаштыру.

Электр белән тәэмин итүне модернизацияләү – резервланган туклану чыганаклары, автомат сүндергечләр һәм идарә шкафлары урнаштыру.

Кабель инфраструктурасын яңарту-металл һәм гофрланган торбаларда яңа көч кабельләре һәм бормалы пар кабельләре салу.

Территорияне төзекләндерү-газон катламын реконструкцияләү, грунтны алыштыру һәм рулон әзерлекләрдән яңа газоннар урнаштыру эшләре.

Дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе проектның тикшерү узуын раслый һәм объекттагы эшләрне гамәлгә ашыру башланганчы мөһим адым булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International