Экспертлар проектларда гына түгел, өстәл теннисында да

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

ТР Дәүләт экспертизасы диварларында эш көннәре тынлыкта уза кебек. Әмма 2025 елның 11-13 ноябрендә бу тынлык теннис тупына яңгыравыклы сугулар һәм көчле ярдәм тавышлары белән шартлады! ТР Дәүләт экспертизасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды.

Турнирда иң көчле 4 идарә катнашты. 16 катнашучы гадел көрәштә кемнең командасы иң тиз, җитез һәм төз икәнен ачыклау өчен «ракеткага чыкты». Ярышлар башында үткәрелгән җирәбә барысы өчен дә тигез шартлар тудырды һәм интригалар өстәде-җиңү юлында аның көндәше кем булачагын беркем дә белми иде.

Өч көн буе зал дәрт белән тулы иде. Биредә барысы да: киеренке уйнаулар, хәлиткеч партияләр һәм, әлбәттә, уенчыларның йөзләрендә гаҗәеп хисләр. Гадәттә катлаулы эксперт бурычларын хәл итүче коллегалар спорт җитезлеген һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр.

Дүртенче урында эксперт эшчәнлеген оештыру идарәсе. Алар теннис өстәле артында лаеклы көрәштеләр.

Төзелеш ресурсларына бәяләрне аналитикалау һәм мониторинглау идарәсе бронза призер һәм өченче дәрәҗә медаль ияләре булды. Аларның уены дөрес һәм тотрыклы булды.

Көмеш һәм икенче дәрәҗә медальләрне экспертиза идарәсе вәкилләре алды. Алар искиткеч техника һәм сыгылмаслык характер күрсәттеләр.

Алтын медальләр һәм беренчелек кубогын яулаган турнирның җиңүчеләре булып административ-идарә персоналы командасы танылды. Алар спортта көч кенә түгел, стратегия дә мөһим икәнен исбатлап, барлык турларда да өстенлек яулады..

Беренчелек үзеннән соң таблицаларда нәтиҗәләр генә түгел, төрле идарәләрдән коллегаларны якынайткан бик күп уңай хис-кичерешләр калдырып тәмамланды. Турнир күрсәткәнчә, ТР Дәүләт экспертизасында югары класслы белгечләр генә түгел, якты, амбициоз спортчылар да эшли.

Яңа очрашуларга кадәр теннис өстәле артында!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International