Документ гамәлдәге кагыйдәләргә, РФ Хөкүмәтенең «Проект документациясенә һәм инженер эзләнүләре нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын оештыру һәм уздыру тәртибе турында» 5.03.2007 ел, №145 карары белән расланган проект документациясенә һәм инженер эзләнүләре нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын оештыру һәм уздыру турындагы Нигезләмәнең 27 пунктына ике төп төзәтмә кертә, түбәндәге үзгәрешләр:
а) беренче абзацта «гамәлдә булган» сүзен «проект документациясенә экспертиза уздырганда һәм (яисә) инженер эзләнүләре нәтиҗәләренә экспертиза ясаганда, капиталь төзелеш объектларын архитектура-төзелеш проектлауны, төзүне, реконструкцияләүне, капиталь ремонтлауны, эксплуатацияләүне һәм җимерүне гамәлгә ашырганда кулланылырга тиешле таләпләр реестрына» сүзләренә алмаштырырга;
б) икенче - җиденче абзацларда «гамәлдә булган» сүзен «таләпләр реестрына кертелгән» сүзләренә алмаштырырга.