2012 елда ачылган Ак мәчет, Болгар цивилизациясенең тарихи истәлекләре белән беррәттән, борынгы Болгарның визит карточкасы булып тора. Бу мәһабәт комплекс гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә рухи үзәк тә – биредә Болгар ислам академиясе урнашкан.
Комплекс үз эченә намаз заллары булган мәчетне, мусалла мәйданын, мәдрәсәне, руханилар резиденциясен һәм паркны ала.
Гомуми мәйданы: 3686,1 кв. метр.
Капиталь ремонт ясау-бу яшь, әмма тарихи әһәмияткә ия объектны киләчәк буыннар өчен саклап калу буенча мөһим адым. Эшләр вакыт узу белән котылгысыз җитешсезлекләрне бетерү генә түгел, ә Татарстанның бу уникаль почмагына ел саен килүче мәхәллә кешеләре, студентлар һәм күпсанлы туристлар өчен дә уңайлылыкны арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Төзүче: Мөселман дини оешмасы «Болгар ислам академиясе» дини югары белем бирү оешмасы.
Проектта каралган ремонт эшләре: