Урманга сакчыл караш тәрбияләүгә һәм урман ресурсларын саклау проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән чара 2025 елның 11 октябрендә Лаеш муниципаль районы территориясендә, Матюшино авылы янында узды.
Бу көн шәхси җаваплылык һәм уртак хезмәтнең туган як табигатенә чын мәгънәсендә файда китерә алуының ачык мисалы булды. Катнашучылар көче белән 120 яшь үсенте утыртылды. Үсеп килүче буын өчен бу саф һавада мавыктыргыч йөрү генә түгел, ә экологик тәрбиянең мөһим дәресе.
«Безнең өчен экспертиза һәм ресурсларны саклау мәсьәләләренә профессиональ якын килү генә түгел, ә үсеп килүче буынга табигать турында ничек кайгыртырга кирәклеген шәхси мисалда күрсәтү дә бик мөһим. Экологик акциядә катнашу-Татарстанның яшел киләчәгенә керткән реаль өлешебез. Без бүген балаларыбыз белән бергә утырткан үсентеләр үсеп китәр һәм озак еллар республика халкын сөендерер дип өметләнәбез», — дип билгеләп үтте ТР Дәүләт экспертизасы яшьләр советы рәисе Лилия Җиһаншина.
«Урманны саклыйк» акциясе уртак тырышлык белән, төбәкнең тотрыклы экологик үсешен тәэмин итеп, урман ресурсларын торгызу һәм арттыру буенча бурычларны нәтиҗәле хәл итәргә мөмкин булуын ачык күрсәтте.