2025 елның 20-21 сентябрендә Мәскәү марафоны бөтен Россиядән һәм чит илләрдән дистәләгән мең катнашучыны җыйды.
Оксана Тимофеева, 3 сәгать 46 минут һәм 43 секунд вакыт күрсәтеп, 42,2 километрлы классик марафон дистанциясен үтте. Мондый нәтиҗә яхшы физик әзерлекнең генә түгел, ә югары максатчанлык, ихтыяр көче һәм чыдамлыкның да ачык дәлиле булып тора, алар аның һөнәри эшчәнлеген дә характерлый.
ТР Дәүләт экспертизасы коллективы Оксана Николаевнаның спорттагы казанышы белән горурлана һәм аны уңышлы финишы белән котлый! Аның нәтиҗәсе сәламәт яшәү рәвеше, максатчанлык һәм югары максатлар куя белү үрнәге булып тора, бу безнең оешманың корпоратив кыйммәтләренә тулысынча туры килә. Аңа профессиональ эшчәнлектә дә, спортта да яңа җиңүләр телибез!