Тапшыруның алдагы чыгарылышларында булганын исегезгә төшерәбез:
• Өй проектын сайладык: әзер проект сатып алырга яки индивидуаль проектка заказ бирергә (1 нче чыгарылыш)
• Йорт төзелеше өчен участокта нинди «су асты ташлары» табылырга мөмкин икәнен белдек (2 нче чыгарылыш)
• Үз участогыбыз өчен фундамент тибын ничек сайларга һәм аны дөрес төзергә икәнен белдек (3 нче чыгарылыш).
Проектта профессиональ төзелеш экспертлары эшли. Ел саен алар Татарстанда 4 меңнән артык төрле объектны бәялиләр - балалар бакчаларыннан спорт стадионнарына кадәр. Бу белгечләр йортны төзегәндә чыгымнарны кайда кыскартырга мөмкин, ә кайда экономияләргә ярамый икәнлеген төгәл аңлыйлар.