Экспертизаның яңа кагыйдәләре үз көченә керде

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

2025 елның 1 сентябреннән төзелеш тармагында административ киртәләрне киметүгә һәм инвестиция-төзелеш процессларын тизләтүгә юнәлдерелгән законнардагы үзгәрешләр көченә керде.

Дәүләт экспертизасы уздыру тәртибенә үзгәрешләр

РФ Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 31.05.2025 № 827 карары

• процедурадан җиде төр документ бирү кирәклеге төшереп калдырылды, бу компанияләрнең вакытлы һәм административ чыгымнарын сизелерлек киметәчәк;

• дәүләт экспертизасы уздыруга гаризага үзгәрешләр кертү һәм инде бирелгән бәяләмәләрдәге техник хаталарны оператив рәвештә бетерү мөмкинлеге барлыкка килде;

• экспертиза үткәрү срокларын өстәмә озайту процедурасы гадиләштерелде;

• реестрдан хәзер интернетта барлык кызыксынган затлар өчен бушлай файдаланып була торган мәгълүматлар исемлеге киңәйтелде.

Объектларны консервацияләү кагыйдәләренә үзгәрешләр

РФ Хөкүмәтенең «Капиталь төзелеш объектын консервацияләүне уздыру кагыйдәләрен раслау турында» 30.05.2025 № 802 карары;

• бюджет акчалары хисабына төзелә торган дәүләт милке (федераль, РФ субъекты) яки муниципаль милек объектларын консервацияләү турындагы карарлар тиешле хакимият органнары: РФ Хөкүмәте, төбәк хөкүмәтләре яки җирле администрацияләр тарафыннан кабул ителәчәк;

• хосусый объектлар өчен карарлар кабул итү тәртибе элеккечә кала - аны төзүче үзе кабул итә.

Үзгәрешләр турында тулырак

Мөрәҗәгать итүчеләр игътибарына: ЕПЭ белән эшләүдә мөһим үзгәрешләр

Экспертизаның яңа кагыйдәләре: ТР Дәүләт экспертизасында федераль кануннарга үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International