Яңа уку елына әзер: ТР Дәүләт экспертизасы беренче сыйныф укучыларына мәктәп өчен кирәк-яраклар тапшырды

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Белем көне алдыннан ТР Дәүләт экспертизасы гадәттәгечә мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлаучы хезмәткәрләрнең балаларына бүләкләр тапшыра. Барысы яңа һәм файдалы канцнаборлар белән тәэмин ителде.

Бу яхшы гадәт - формальлек кенә түгел, ә учреждениенең корпоратив культурасының мөһим өлеше. ТР Дәүләт экспертизасында хезмәткәрләрнең һөнәри өлешләрен дә, шәхси тормыш әһәмиятен дә бәялиләр.

«Безнең өчен зур һәм тату гаилә атмосферасын тудыру бик мөһим, — дип билгеләп үтте ТР Дәүләт экспертизасы директоры Рафар Шакиров — безнең хезмәткәрләрнең балалары турында кайгырту — киләчәккә инвестиция һәм уртак эшебез үсешенә үз өлешләрен керткән ата-аналарның үзләренә хөрмәт билгесе. Без Белем көнененең, аеруча беренче сыйныфка баручы укучыларыбызга һәм аларның әти-әниләренә, якты һәм шатлыклы бәйрәм буларак истә калуын телибез».

ТР Дәүләт экспертизасы коллективы булачак укучыларны һәм аларның ата-аналарын чын күңелдән яңа тормыш этабы башлану белән котлый һәм аларга җиңел укулар, яңа ачышлар һәм тугры дуслар тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International