2025 елда әлеге программага 36 объект кертелгән. Барлык объектлар буенча бәяләмәләр әзер.
Шул исәптән агымдагы елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов шундый ук республика программасына старт бирде, аңа 100 объект керде.
Югарыда күрсәтелгән программаларны гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан даими контрольдә тотыла.
Экспертиза су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу челтәрләрен, магистраль суүткәргечләрне, канализация коллекторларын, хуҗалык-көнкүреш канализациясен ремонтлау кебек эшләргә карата үткәрелә.
25.07.2025 көненә, белдерелгәннәрне исәпкә алып, 80нән артык объект буенча нәтиҗәләр әзерләнгән инде.